tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә бара

7 нче сентябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең татарлар яши торган Каракүл авылына барачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге авылда быелның 6 нчы маенда зур янгын чыгып, йортлар янды.

Йорт-җирсез калган милләттәшләребезгә дөньяның төрле почмакларыннан ярдәм итәләр. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтүе турында да язган идек. Омск өлкәсе губернаторы тарафыннан да татар авылына матди ярдәм бирелә.

Быел Каракүл авылының барлыкка килүенә 360 ел. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән берлектә, авылның тарихи датасы уңаеннан оештырылган чарада катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*