tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владивостокта Рудольф Нуриевның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды
Владивостокта Рудольф Нуриевның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды

Владивостокта Рудольф Нуриевның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды

4 сентябрьдә Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында «Рудольф Нуриев. Легенда тормышы» дигән күргәзмә ачылды.

Артефактлардан торган экспозиция В.К.Арсеньев исемендәге Ерак Көнчыгыш Тарих музееның төп корпусында урнаштырылган.

Экспозициянең нигезен Нуриевның дөньядагы бердәнбер музее (ул Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында урнашкан) коллекциясеннән алынган мәшһүр биюченең шәхси әйберләре тәшкил итә. Күргәзмәне ачу тантанасында Уфа һәм Владивосток шәһәрләренең балет артисты язмышында уйнаган роле хакында сөйләделәр. Шунысы игътибарга лаек: Нуриев Владивостокка баручы поездда, Раздольный авылы янында дөньяга килгән.

«Күргәзмәгә биюченең шәхси фотографы Франсетт Левьёның 10 уникаль фотосын тапшырасым килә. Әлеге фотоларны безнең музейга бүләк итеп бирделәр», – диде Башкорт дәүләт опера һәм балет театры генераль директоры Ильмар Әлмөхәммәтов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*