tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре дәвам итә
Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре дәвам итә

Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре дәвам итә

4, 5 сентябрьдә Кызылъяр (Красноуфимск) һәм Михайловск шәһәрләрендә Казан филармониясе артистлары катнашында бәйрәм концертлары узды. Милләттәшләр белән Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина очрашты. Очрашу вакытында ул туган телне һәм татар милли үзаңны саклап калуның мөһимлеге, халык санын алуның үзенчәлекләре хакында сөйләде. Фәвия Әхтәм кызы шулай ук Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе арасында төбәкара хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады, бүгенге көндә нинди уртак чаралар үткәрелүе турында хәбәр итте.

Чарада мәртәбәле кунаклар – Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов, Свердловск өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Альберт Абзалов, Свердловск өлкәсе Губернаторы киңәшчесе Михаил Копытов һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары катнаштылар.

Екатеринбургта яшәүчеләр исә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегенең 25 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар.Свердловск Дәүләт халык иҗаты сараенда Татарстан Республикасы артистлары башкаруында концерт оештырылды. Свердловск өлкәсе Мәдәният министры Светлана Учайкинаның чарада катнашуы тамашачылар өчен күңелле сюрприз булды.

Татарстан делегациясе маршрутында чираттагы нокта – Әртә шәһәр округы Әҗегол (Азигулово) авылы. Бүген, 6 сентябрьдә, авыл халкы Резедә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, “Фәридә-Алсу” дуэты, Ләйсән Закирова, Айдар Габдинов һ. б. артистлар белән күңел ачачак.

Керү ирекле!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*