tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Коръән укучылар бәйгесе узды
Санкт-Петербургта Коръән укучылар бәйгесе узды

Санкт-Петербургта Коръән укучылар бәйгесе узды

Россиянең Төньяк башкаласы Җәмигъ мәчетендә Санкт-Петербург Коръән укучылар бәйгесе узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Санкт Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Чараның ачылышында Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөфтие, Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Панчеев бәйгене оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде, шулай ук Аллаһы Тәгаләдән Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) өммәтен ныгытуда барлык катнашучыларга, ата-аналарга һәм якыннарына исәнлек-саулык теләде.

Бәйгедә Россия Федерациясенең төрле төбәкләре һәм якын чит илләрдән килгән яшь мөселманнар һәм өлкәннәр катнашты.

Мөфти шәех Равил хәзрәт Панчеев шулай ук үсеп килүче буынны ислам традицияләре рухында тәрбияләүнең әһәмиятен билгеләп үтте.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*