tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта рәссам Рәшит Абдулмәновның шәхси күргәзмәсе ачылды
Санкт-Петербургта рәссам Рәшит Абдулмәновның шәхси күргәзмәсе ачылды

Санкт-Петербургта рәссам Рәшит Абдулмәновның шәхси күргәзмәсе ачылды

Санкт-Петербургның Калинин районының 1нче китапханә-филиалында рәссам Рәшит Абдулмәновның шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Күргәзмә ачылышында Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, татар җәмәгатьчелеге, рәссамнар, иҗади эшлеклеләр, китапханә хезмәткәрләре һәм укучылары катнашты. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук укучылар өчен «Татар мәдәниятенең күптөрлелеге» виртуаль китап-иллюстратив күргәзмәсе әзерләнгән. Күргәзмәдә Татарстан мәдәнияте, татар халкынының традицияләре һәм тарихы белән бәйле китаплар тәкъдим ителгән.

Рәшит Абдулмәнов 1968 елда Ульяновск өлкәсендә туган. Хәрби хезмәттән соң Ош тарих-мәдәни музей-тыюлыгына фәнни хезмәткәр булып эшкә урнаша. Борынгы язуларны, пиктограмма-кыя сурәтләрен, идеограммаларны, петроглифларны өйрәнгән. 12 ел эшләгәннән соң, ул Россиягә кайтты, һәм ул белемен дөнья белән уртаклашырга кирәклеген аңлаган. Шулай итеп, ул картиналар яза башлады.

Санкт-Петербургка кайткач, рәссамның Арт-галереяда, Санкт-Петербург Рәссамнар берлегендә һәм Кытай мәдәни үзәгендә күргәзмәләре узды. Яңа күргәзмә 30 ноябрьгә кадәр эшли.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*