tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саранск шәһәрендә мөселман мәдәни үзәге белән танышты
Васил Шәйхразыев Саранск шәһәрендә мөселман мәдәни үзәге белән танышты

Васил Шәйхразыев Саранск шәһәрендә мөселман мәдәни үзәге белән танышты

Саранск шәһәрендә мөселман мәдәни үзәге ачылды. Яңа бинада  Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев булды. Ул яңа ачылган бинада алып барылачак эшләр белән танышты. Шулай ук биредә үзәк булдыруга зур өлеш керткән дин эшлеклеләренә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мөселман мәдәни үзәге ике катлы. Биредә ир кешеләр һәм хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәләре, китапханә, Ислам мәдәнияте музее, никах уку бүлмәсе, укыту һәм эш бүлмәләре урнашкан.

Саранск шәһәре хакимияте тарафыннан, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә бина 2013 нче елда бирелгән иде. Моны биредәге халык өчен зур вакыйга дияргә мөмкин. Чөнки моңарчы аларга намаз уку өчен бер-берсенә, яисә арендага алынган урыннарга барып йөрергә туры килә. Элеккеге балалар бакчасы бинасын мөселманнар күмәк көч белән мәчет итеп үзгәртә.

2013 нче елда бина нык искерү сәбәпле, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аны тулысынча төзекләндерергә дигән карарга килә. 2019 нчы елда рөхсәт кәгазьләре расланганнан соң эш башлана. Һәм менә бүген бина тулысынча төзекләндерелеп мөселманнарга тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*