tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарапул районы Сигаево мәктәбенең татар укытучыларын табын артына җыйдылар
Сарапул районы Сигаево мәктәбенең татар укытучыларын табын артына җыйдылар

Сарапул районы Сигаево мәктәбенең татар укытучыларын табын артына җыйдылар

Сарапул районының Сигаево, Уральский, Дулесово авылларында яшәүче татарларны берләштергән милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фелүн Шәйхелисламов Сигаево мәктәбенең татар милләтеннән булган укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан табын артына җыйды.

Ике ел элек биредә татар теле түгәрәге оешуында да аның өлеше зур. Бүгенге көндә түгәрәкне Гөлия Гарипова җитәкли.

“Без күбрәк башлангыч сыйныфларны җәлеп итәбез. Быел беренче сыйныфтан 6 укучы түгәрәккә язылды. Башта бу эшнең килеп чыгуына ышанмаган идем. Үткән елда Сарапулда узган “Салават күпере” конкурсында, татар телендә шигырь сөйләп, Аиша Хаҗиева беренче урынны алгач, өметем артты”, – диде Гөлия Гарипова.

“Мондый эшләрне башлап җибәрү авыр була. Әмма түгәрәккә 2-3 бала йөрсә дә, бу эшне туктатмаячакбыз”, – диде мәктәп директоры Эльвира Каниф кызы. Шушы көннәрдә Эльвира Антропованың “Россия Федерациясенең иң яхшы җитәкчесе” дипломы белән бүләкләнүен ишетеп тә сөендек.

Очрашуда эшмәкәр Римма Хәкимҗанова да катнашты. Ул да укытучыларга телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаганнары өчен рәхмәтен әйтеп, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде.

Эльвира ханым быел гына оешкан агрокласста белем алучы укучыларны Римма ханымның хуҗалыгына экскурсиягә алып барырга, үзара хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.

Фелүн Шәйхелисламов укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, һәрберсенә чәкчәк тапшырды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да укытучыларны бәйрәм белән котлады. Ул: “Руслашкан укучылар күңеленә милли орлыкларны салу җиңел эш түгел. Ләкин сез бернигә карамыйча, бу эшне алып барасыз. Эльвира ханым кебек директорлар күбрәк булса, безгә эшләве җиңелрәк булыр иде. Рәхмәт сезгә”, — диде.

Рәмзия Илдус кызы республикакүләм милли чараларда, конкурсларда катнашырга, “Яңарыш” газетасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. Гөлия ханым “Яңарыш”ка язылу ноктасы оештырырга ышандырды.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*