tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарапул шәһәрендә “Халкым белән горурланам” дип аталган зур бәйрәм уздырды
Сарапул шәһәрендә “Халкым белән горурланам” дип аталган зур бәйрәм уздырды

Сарапул шәһәрендә “Халкым белән горурланам” дип аталган зур бәйрәм уздырды

13 мартта “Электрон” мәдәният сараенда Сарапул шәһәре татарлары, 2022 ел — Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысасында, “Халкым белән горурланам” дип аталган зур бәйрәм уздырды. Әлеге чарада Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасы депутаты Лариса Буранова, УРның Милли сәясәт министры Эдуард Петров катнашты. Концертны Сарапул шәһәре үзешчәннәре, милли-мәдәни автономия активистлары, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, Актаныш районыннан “Баламишкин” төркеме гармунчы-җырчылары бизәде.

Сарапул шәһәренә Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдиновның килүе зур вакыйга булды. Ул, иң элек, Татар мәдәни үзәгендә булды. Биредәге татар теле курслары укытучылары белән аралашты һәм әлеге үзәкнең эше белән танышты. Алга таба ул “Электрон” мәдәният сараенда Шәһәр хакимияте башлыгы Виктор Шестаков белән очрашты. Чәй өстәле артында эшлекле сөйләшү барды. Көн кадагында — әлеге үзәк бинасының торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү. Моңарчы эшмәкәрләр, милли оешма активистлары әлеге түләүләрне үз хисапларына башкарсалар, илдәге икътисади хәлгә бәйле рәвештә, түләүләрне башкару көннән-көн кыенлаша. Алга таба бу мәсьәләне шәһәр бюджетына кертүне хәл итәргә кирәк иде.

“Бүген Россиянең берничә өлкәсендә мондый үзәкләр эшли. Аларның күбесендә штатлы хезмәткәрләр бар. Биредә дә бу мәсьәләне сәясәткә кермичә, башка милләтләргә зыян китермичә, аңлашып хәл итәргә кирәк. Татарлар әлеге бинаны үз көчләре белән төзекләндергән. Үзәктә ничә кеше шөгыльләнергә тиеш, нинди түгәрәкләр эшләргә тиешлеген раслап, дәүләт тарафыннан субсидия алу юлларын карарга кирәк. Ә иң мөһиме: сезнең шәһәрдә бер генә мәктәптә булса да, татар теле укытылырга тиеш. Мәктәпнең укыту программасы булмыйча, ата-аналардан гариза җыеп булмый. Татарстанда бүгенге көндә 1, 2, 3 сәгатьлек туган телләрне укыту программалары бар. Якын арада башлангыч һәм урта мәктәпләр өчен яңа укыту программасы кабул ителәчәк. Анда туган телләр укыту да керә. Бүгенге көндә һәр нәрсә теләк буенча эшләнә. Мәктәп үзе укыту программасын сайлап ала. Тулысынча туган телдә дә укытырга була. Шуңа күрә сез, иң беренче чиратта, мәктәптә татар телен укытуга ирешергә тиешсез. Эшегез күренеп, балаларыгыз киләчәгегез барлыгын расласа, сезгә ярдәм кулы сузачаклар”, — диде Илдар Гыйльметдинов.

Шәһәр хакимияте дә үз чиратында ярдәмен күрсәтәчәген белдерде. Агымдагы елдагы Сабантуй бәйрәмен дә стадионда түгел, Акшабариха елгасы буенда үткәрү турында фикер алышу булды. Еллар буена шул урында үткәрелеп килгән бәйрәм, соңгы елларда, әлеге дә баягы акча булмау сәбәпле, стадионда уза. Халык бәйрәмнең элекке урынына кайтарылуын сорап, канәгатьсезлек белдерә. Җитәкчеләр әлеге мәсьәләне дә хәл итәргә карар кылдылар.

 

Ел саен әлеге мәдәният сараенда «Халкым белән горурланам» дигән баш астында концерт уздыру Сарапулдагы милли оешманың матур традициясенә әйләнде. Агымдагы елда аның эчтәлеге, куелышы башка елларга караганда күпкә югары дәрәҗәдә иде. Кунак-ларны һәм тамашачыларны Виктор Шестаков, Илдар Гыйльметдинов, Лариса Буранова, Эдуард Петров, Рәмзия Габбасова, Зөлфәт Арсланов сәламләде. Милли оешма активистларына Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре тапшырылды.
Сәхнәдә бер-бер артлы “Яшьлек”, “Мирас”, “Радость” бию ансамбльләре үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Ә барыбызга да иң ошаган мизгелләр ул балаларның чыгыш ясавы булгандыр. Регина Хәлиуллина, Элина
Арслановалар, Иллария Гыйззәтуллина, Лилия Төхвәтуллина, Элина Мостафина, Мәгъсүм Сафиуллин, “Яшьлек” ансамбленең кечкенәләр сос-тавы чыгыш ясаганда, тамашачылар: “Сарапул татарларының киләчәге бар икән әле”, — дип, фикер алышып утырдылар. Актаныш – гармунчы-җырчылары белән мактанырлык җыр-моңлы як. “Баламишкин” ансамбле сәхнәгә чыккач, тамашачылар дәррәү кул чапты. Чөнки гармун моңына беркем дә битараф кала алмыйдыр. Ул үзенә буйсындыра, сихри дөньяга алып кереп китә. Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев үзенең моңлы тавышы белән күңелгә үтә торган җырларын башкарды. Ә инде Зөлфәт Арсланов белән бергәләшеп Наҗар Нәҗми шигыренә Рим Хәсәнов иҗат иткән “Юкка түгел, юкка түгелдер” җырын башкарганда, тамашачылар татар булулары белән чын күңелдән горурланып утырды. Әнә шулай эшлекле дә, нәтиҗәле дә булып үтте быелгы чара Сарапулда.

Актаныш районы Иске Сәфәр авылының мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һарунов үзенең хисләрен белдереп: “Сарапул шәhәренең “Электрон” мәдәният сараенда «Халкым белән горурланам» дип аталган бәйрәмдә хезмәт­тәшләрем белән бик матур чыгыш ясап кайттык! Удмуртиядә тел, милләт өчен җан атып, хезмәт куеп яшәгән милләттәшләребезгә сокландык һәм зур җитәкчеләрнең сезнең алда торган мәсьәләләрне кайгыртуына ак көнләшү белән көнләштек. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, Сарапул татарларына, Зөлфәт Арслановка һәм аның командасына безне шулай җылы каршы алып, якты караш, мул өстәлләр белән озатып калганы өчен зур рәхмәтләр җиткерәбез! ”
«Дөрестән дә, шушындый милли бәйрәмдә берь­юлы ике Дәүләт Думасы депутаты катнашуы бәйрәмебезнең дәрәҗәсен арттырып кына калмый, безгә зур җаваплылык та өсти. Югарыда безне аңлаучы һәм кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер булучы җитәкчеләр бар. Безнең бурыч – бергә һәм бердәм булып, яшь буынга туган телебезне өйрәтү. Киләсе елда әлеге залда утыручыларның күпчелеген яшьләр, балалар тәшкил итсен иде», — диде Рәмзия Габбасова.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*