tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратов өлкәсендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек турында сөйләштеләр
Саратов өлкәсендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек турында сөйләштеләр

Саратов өлкәсендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек турында сөйләштеләр

Саратов өлкәсендә Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чираттагы төбәкара онлайн-конференция узды. Чарада Мордовия, Пенза, Ульяновск, Самара, Әстерхан һәм Сарытау өлкәләреннән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр катнашты.

Катнашучылар алда торган юбилейны лаеклы итеп билгеләп үтәргә кирәк, дигән фикергә килде. Моның өчен хәзер урыннарда төрле чаралар (фәнни-гамәли конференцияләр, мәдәни-агарту очрашулары һәм лекцияләр, спорт турнирлары, күргәзмәләр, тарихи урыннар буенча экскурсияләр һ.б.) уздыру һәм планлаштыру буенча төбәк оештыру комитетлары формалаштырыла.

Төбәкара онлайн-конференция ахырында РФ Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинга истәлекле юбилейны бәйрәм итү буенча үз идеяләре белән мөрәҗәгать итәргә, аның белән очрашырга һәм шуннан соң Россия төбәкләрендә билгеләнгән чараларны актив тормышка ашырырга карар кылды.

dumrf.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*