tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратовта Эдуард Ганиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе уза
Саратовта Эдуард Ганиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе уза

Саратовта Эдуард Ганиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе уза

Бүген Саратовта танылган милләттәшебез Эдуард Ганиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе уза. Аны Саратов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге оештыра.

Бөтенроссия конкурсы ике номинациядә үткәрелә: «Хафиз» (Коръәнне тулаем яттан уку) һәм күрмәүчеләр арасында. Россия Федерациясенең 14 төбәгеннән Коръән белгечләре үз осталыкларын күрсәтә.

Чарада мәртәбәле кунак буларак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнаша. Ул  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән конкурста катнашучыларны сәламләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*