tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ел табибы – Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә
«Ел табибы – Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә

«Ел табибы – Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы «Ел табибы — Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте.

Премия медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә, медицина персоналының төрле категорияләре буенча квалификацияле белгечләрне, шулай ук Татарстан Республикасының иң нәтиҗәле эшләүче медицина оешмаларының ачыклауга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Конкурсның төп бурычларының берсе — иң яхшы белгечләр һәм коллективларның казанышларын, аларның тармакта, республика халкы арасында алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау, диелә хәбәрдә.

Нигезләмә нигезендә рәсмиләштерелгән документларны 2022 елның 1 мартына кадәр Казан шәһәре, Островский урамы, 11/6 нчы йорт, 104 каб. адресы буенча (сишәмбе 14.00 дән 18.00 гә кадәр) җибәрергә кирәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*