tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ябык әдәби конкурсда җиңеп чыккан өч роман да «Казан утлары»нда басылачак
Ябык әдәби конкурсда җиңеп чыккан өч роман да «Казан утлары»нда басылачак

Ябык әдәби конкурсда җиңеп чыккан өч роман да «Казан утлары»нда басылачак

Татарстан Президенты карамаганыдагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләр барысы «Казан утлары» журналында бастырылырга лаек дип саный Ркаил Зәйдулла.

«Безнең кәгазьгә язылмаган бәяләү бизмәне дә бар — бу әсәрне «Казан утлары“нда бастырып буламы. Җиңгән әсәрләр барысы да бу журналда чыгарылырга лаеклы», — диде ул әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.

«Романнар» жанрында җиңеп чыккан әсәрләрнең икесе — I урын алган Зөлфәт Хәким романы һәм III урын алган Равил Сабыр әсәре быел «Казан утлары»нда басылачак. Фирдүс Гыймалетдиновның II урын алган «Үзбәк хан» романы киләсе елга басылыр дип көтелә. Чөнки быел шул ук авторның башка романы басыла башлады.

Ул конкурста җиңеп чыккан әсәрләрне тәрҗемә итү турында уйланылачагын әйтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*