tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск шәһәрендә Себер федераль округының татар оешмалары вәкилләре белән очрашу узды
Новосибирск шәһәрендә Себер федераль округының татар оешмалары вәкилләре белән очрашу узды

Новосибирск шәһәрендә Себер федераль округының татар оешмалары вәкилләре белән очрашу узды

Бүген Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Себер федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты.

Чарада Новосибирск өлкәсе төбәк сәясәте министрлыгының милләт эшләре һәм дини оешмалар белән үзара хезмәттәшлек идарәсе һәм Новосибирск шәһәре мэриясенең иҗтимагый элемтәләр идарәсе вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев, Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Сәлим хәзрәт Шакирҗанов, Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешма рәисе Рафаил хәзрәт Сөләйманов, Алтай һәм Красноярск крайлары, Новосибирск, Иркутск, Кемерово, Омск, Томск өлкәләре, Хакасия Республикасының  татар оешма җитәкчеләре катнашты.

Очрашуның модераторы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте президенты Әмир Гәрәев булды.

Шулай ук чарада Zoom-конференция режимында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән  эшләү комитеты җитәкчесе  Альберт Борһанов, Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева да чыгыш ясадылар.

Үз чыгышында Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе хакимиятенә олы рәхмәтләрен җиткерде. Татарстан һәм Новосибирск өлкәсе тырышлыгы белән уздырылган XIX Федераль Сабантуй, Татар мәдәнияте үзәгенең яңа бинасын ачу кебек уртак зур эшләрне санап узды. Шулай ук Милли Шура рәисе 2018 елдан башлап оештырылып килүче әлеге җыеннарның матур бер традициягә әйләнүен ассызыклады, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылучы күп санлы чаралар турында да бәян итте, февраль уртасында узачак “Җәлил укулары” бәйгесенең гала-концерты көтелүен әйтеп узды.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев Болгарда Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылачак чаралар буенча да сөйләде, август башында узачак VIII съездга катнашу өчен тиздән квоталар җибәреләчәген, быел Бөтендөнья татар конгрессы оешуына 30 ел тулуын да искәртте.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*