tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам. Беренче адымнар” проектының 9 нчы сезоны ачык
“Ислам. Беренче адымнар” проектының 9 нчы сезоны ачык

“Ислам. Беренче адымнар” проектының 9 нчы сезоны ачык

12 мартта Татарстан мөфтиятенең халык арасында зур популярлык казанган проекты –  “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе үз эшен кабат башлап җибәрә. Хәзерге вакытта 9 нчы сезонда белем алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаган дин кардәшләргә гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла. “Ислам. Беренче адымнар” проекты – кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 8.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә (Тукай ур., 40) үткәреләчәк. Барлыгы 8 дәрес үткәрү күздә тотыла: «Кереш дәрес» (терминология, Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, тәһарәт), «Намаз дәресе» (намаз уку тәртибе, намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Исламның төп баганалары» (ураза, зәкят, хаҗ), «Гакыйдә дәресе» (иманның төп баганалары).

Барлык дәресләр дә – бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Ислам. Беренче адымнар”да катнашучыларны бүләкләр дә көтә.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Сигез сезон дәвамында әлеге курсларда 720 кеше белем алды һәм намазга басты. Белем бирү татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла. Дәресләрне мөфтият белгечләре һәм хәзрәтләр бирә.

Бу курсларга язылу өчен +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга яки әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*