tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман районының “Татар егете, татар кызы” конкурсы җиңүчеләре билгеле
Сарман районының “Татар егете, татар кызы” конкурсы җиңүчеләре билгеле

Сарман районының “Татар егете, татар кызы” конкурсы җиңүчеләре билгеле

Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә “Татар егете, татар кызы” район бәйгесе узды.

Чарада район балалар бакчаларыннан 12 бала катнашты. Нәниләрнең чыгышларын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Бөтендөнья татар конгрессының Региональ татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкиле Миләүшә Гамирова, оешманың Сарман бүлеге җитәкчесе Ильмира Салихова, Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова бәяләделәр.

Балалар иң элек үзләре белән таныштырдылар, музыкаль сәләтләрен күрсәттеләр. Аннан яраткан шөгыльләре белән таныштырдылар. Нәтиҗәдә Җәлил поселогының “Аленушка” балалар бакчасында тәрбияләнүче Резедә Зарипова һәм Сарманның “Ләйсән” балалар бакчасыннан Салават Сәрвәров Гран-прига ия булдылар. Җәлилнең “Әкият” бакчасыннан Әминә Гаязетдинова, Юлтимер балалар бакчасыннан Дамир Хәбибуллин беренче урынны яуладылар.

Барлык балаларга да Миләүшә апалары бүләкләр әзерләгән иде. Ул кызларга – көмеш алкалар, егетләргә флешкалар һәм барысына да китаплар бүләк итте.

sarman-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*