tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сатылган авылын данлаган шәхес
Сатылган авылын данлаган шәхес

Сатылган авылын данлаган шәхес

Һәр авылда горурланып сөйләрлек, тырыш, уникаль гаиләләр бар. Сатылган авылында яшәүче Кутумовлар гаиләсендә Тубыл авиациясенә хезмәт юлларын өч буын багышлый. Хөсәен Әхәт улы Кутумов авылның җиде еллык татар мәктәбендә белем ала. Сигезенче сыйныфны шәһәрнең унбишенче мәктәбендә тәмамлый. Кече вакытыннан зәңгәр күкнең сихри матурлыгы белән сокланган, авиациядә эшләргә хыялланган егеткә укуын дәвам итергә мөмкинлек булмый.

Бөек ватан сугышыннан яраланып кайткан әтисе дә иртә мәрхүм була, әнисе дә авырый. Хөсәен Әхәт улы мәктәпне тәмамлап колхозда хезмәт юлын башлый, унҗидесе тулгач, аны аэропортка мотористлыкка эшкә алалар. Җаваплы егет 1963 елны Армия сафларына хезмәткә китә. Армиядән килү белән, ул яңадан аэропортта эшен дәвам итә. Тырыш егет читтән торып Иркутск шәһәренең авиация техникумында укый. Сатылганда яшәүче авыл егетләре кече вакытларыннан аэропорттагы эшне ,самолетларның күкләргә күтәрелүен күреп үсәләр. Шуңа күрәдер, авылда яшәүче күпчелек егетләр очучы булырга хыяллана.

Хөсәен Кутумов хыялын тормышка ашыра. Ул Кременчуг шәһәренең лётный училищесында бортмеханикка укып чыга. Диплом алып Ан-2, Ми-4, Ми-8 самолетларда 18000 базалы аварияләрсез сәгать очып мактаулы авиация хезмәткәре “Росавиациянең истәлекле күкрәк билгесе” белән бүләкләнә. Очучы хезмәтен зурлау, хөрмәтләү Кутумовларда гаилә традициясенә кергән. Кыю, уңган, югарыга, иреккә омтылган, күкне яраткан ике улы Заур, Әхәт, оныгы Дауд та авицияне сайлыйлар. Заур Санкт-Петербургның гражданская авиация академиясен, Әхәт Кременчугның летный училищены тәмамлап сайлаган һөнәрләренә тугры булып хезмәт итәләр. Хөсәен абыйның оныгы Дауд Ульяновский лётный училищеда белем ала.

Теләсә кайсы авылны алма-ул аның кешеләре белән данлы. Сатылган авылында яшәүче Хөсәен абый Кутумовның тормыш иптәше Фәүзия Вәли кызы гомер буе укытучы, авылның башлангыч мәктәбе директоры булып эшли. Алар үз көчләре белән яр буенда йорт төзиләр, бакча утырталар. Күптә инде лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары -икесе дә намаз укыйлар. Фәүзия апа тормыш иптәше турында: ”Мин Хөсәенгә тормышка чыккан елны бер-бер артлы әти-әнием мәрхүм булдылар. Үзебез дә яшь гаилә идек. Тормыш иптәшем минем дүрт кече бертуганымны аякка бастырды, тәрбия бирде, укытты, олы тормыш юлына озатты. Аларның өчесе лётный училищены тәмамладылар. Хөсәен аларга үрнәк булды! Хәзер, өлкәнәйгән көнебездә бөтенсе безнең килеп хәлләребезне беләләр,”-дип сөйләде.

Римма Умитбаева
Тубыл өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*