tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер бавырсагы өлкә мәдәни мирасы реестрына кертелде
Себер бавырсагы өлкә мәдәни мирасы реестрына кертелде

Себер бавырсагы өлкә мәдәни мирасы реестрына кертелде

Бу көннәрдә Төмән шәһәрендә матди булмаган мирас объектларын бәяләү һәм сайлап алу буенча региональ эксперт советының утырышы булып үтте. Анда себер татарларының милли ризыгы – себер бавырсагының өлкә матди булмаган этномәдәни мирасы реестрына кертелгәне турында игълан ителде. Бу хакта социаль челтәрләрдә төбәк мәдәният департаменты директоры Елена Майер хәбәр итте. Инициатив төркемнәрдән тәкъдим ителгән 12 гаризадан бары 4се генә үткән. “Алар Төмән өлкәсендә себер татарларының «Бавырсак» милли ризыгын әзерләү технологияләре, Төмән махер келәм, Тубылның сөяк буенча сәнгатьле уеп ясалу традициясе һәм технологиясе һәм Юрга районындагы Криванков коесын хөрмәт итү белән бәйле», – дип билгеләп үтә Төмән өлкәсе мәдәният департаменты директоры.

Төмән өлкәсенең матди булмаган мәдәни мирасын саклау буенча эшне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге белгече Рузалия Корманалиева 2 ел дәвамында эшләде. Мондый югары уңышка ирешүе турында ул:

-Чынлап та, бу себер татарлары өчен зур горурлык, чөнки себер бавырсагы – өлкә мәдәни мирасы реестрына кергән беренче татар объекты булды. Бу эшне без 2021 елда, өлкә мәдәният департаментыннан хат алганнан соң башлап җибәргән идек. Ул чакта мәдәният үзәге җитәкчесенең урынбасары вазифасын Наил Янишев башкарды. Киңәшләшеп, миңа мөрәҗәгать иткәч, мин себер татарларының Әмәл бәйрәме белән себер бавырсагын тәкъдим иттем. Һәм без икебез бар таләпләрен төгәл үтәп, рәсмиләштерелгән документларны өлкә мәдәният департаментына җибәрдек. Шуның белән онытылган да иде. Ләкин, көтмәгәндә, безгә әлеге тәкъдим иткән ике объектны камилләштерергә дигән хәбәр килеп төште. Бу эшне миңа үземә генә дәвам итәргә туры килде, чөнки илебездә мобилизация башлангач, Наил Мөхәммәт улы махсус хәрби операциягә киткән иде. Бераздан себер бавырсагының тулысынча тасвирламасы, презентацияләнгән материалның эшләнмәләрен, мастер-класс үткәрү буенча видео материаллар кирәклеген белдерделәр. Аннары миңа объектны онлайн форматта экспертлар алдында якларга туры килде. Ә 20 сентябрьдә Төмән шәһәренең “Нефтяник” мәдәният сараенда Төмән өлкәсенең матди булмаган мәдәни мирасын саклау көненә багышланган чарада Себер бавырсагын тәкъдим иттем. Бавырсак Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең визит картасы итеп санала. Чөнки элек-электән килгән кунакларны без бу милли ризыгыбыз белән каршы алабыз. Мәдәният үзәге Тубыл шәһәренең туристлар маршрутына кертелгән. Шуңа җир шарының төрле почмакларыннан килгән туристлар безгә килүне ишетү белән: “Ә анда себер бавырсагы буламы?” – дип кызыксыналар. Белгәнебезчә, ел саен «Себер бавырсагы» өлкә фестивале уздырыла. Анда себер-татар мәдәнияте үзәгенең уңган хуҗабикәләре бавырсак пешерү буенча үз осталыкларын күрсәтәләр. Икенче ел рәттән иң зур бавырсак пешерүчеләр дә без булдык. Форсаттан файдаланып, мин бу эштә зур ярдәм күрсәткән коллегаларым, аш-су осталары – Майнур Тимербулатова, Римма Баганаева, Рәсилә Колмәмәтовага олы рәхмәтемне белдерәм. Һәм милләттәшләребезне уртак казанышыбыз белән котлыйм”, – диеп сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*