tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татар мәдәният үзәге артистлары “Халык сәнгате” бәйгесендә җиңү яулады
Себер татар мәдәният үзәге артистлары “Халык сәнгате” бәйгесендә җиңү яулады

Себер татар мәдәният үзәге артистлары “Халык сәнгате” бәйгесендә җиңү яулады

Март ае мәдәни яңалыкларга, иҗади бәйгеләргә бай ай булды. Себер татар мәдәният үзәге артистлары шәһәр күләмендә узган фестивальләрдә актив катнаштылар, җиңүләр яуладылар. Шәһәрнең танылган 15нче мәктәбе сәхнәсендә узган өлкә “Халык сәнгате” бәйгесендә барлык юнәлешләр буенча чыгыш ясап беренче, икенче урыннарга чыктылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча “Тубыл кызлары” вокал ансамбле  “Эстрада вокалы” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаеклы булды.

Айгөл Корбанова -“Халык вокалы” номинациясендә, Алисә Баганаева -“Фольклор һәм хореография” номинациясендә, Нәркис Нигъмәтуллин “Эстрада вокалы” номинациясендә беренче урынга чыктылар. Нәфис сүз осталары да шигърияткә мәхәббәтләрен, үзләренең сәләтен күрсәттеләр. Сөнгатулла Бекенин, Римма Шәрипова “Нәфис сүз” номинациясендә беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. “Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамбле, аның җитәкчесе Роза Яхина “Эстрада вокалы” номинациядә беренче урын дипломнарын алдылар.

“Себер нурлары” ансамбленең солисты Әлфия Майгадарова “Халык вокалы” номинациядә икенче урынга лаек булды. Матур, мәгънәле, күп еллар үткәрелеп килгән бәйгене Тубылда оештыручыларга рәхмәтлебез. Татар мәдәниятен саклаучылар, үстерүчеләр өлкә татар милли-мәдәни автономия рәисе Ләйсән Хөрмәтуллинага, Тубыл шәһәре татарлары милли-мәдәни автономия рәисе Сәет Хисмәтуллинга, дәрәҗәле, үз эшләренең оста белгечләренә, Ильяс абый Бакиевка һәм барлык жюри әгъзаларына рәхмәтләребезне юллыйбыз. Киләчәктә дә иҗатыгызда, халкыбыз өчен кирәкле эшегездә уңышлар телибез. Бәйрәм, иҗади бәйгеләр күңелләребездә матур хисләр калдырды.

Айгөл Моратова

Тубыл

(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*