tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татар теле бәйрәме үткәрелде
Себер татар теле бәйрәме үткәрелде

Себер татар теле бәйрәме үткәрелде

27нче ноябрь көнне Төмәндә, Татар мәдәнияте үзәгендә чираттагы, унынчы себер татар теле көне бәйрәме уздырылды.

Чарага килгән кунаклар игътибарына әүвәл, үзәкнең беренче катында “Себер татарларының милли кәсепләре” дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Аннан соң җыелган халык түгәрәк өстәл янында, Чимги-Тура (Төмән) шәһәре кайсы гасырда нигезләнгән, дигән темага бәхәс куертты. Чара Ялутор шәһәреннән килгән “Сандугач” халык иҗаты ансамбленең концерты белән тәмамланды.

Тәгәрәк өстәлне ачып җибәреп, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Динар Абукин, милли-мәдәни чараларны оештыруда ярдәм кулы сузганнары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә, Казахстан хакимиятләренә, Төмән өлкәсе администрациясенә рәхмәтен җиткерде, сыбырлар – үзенчәлекле халык, тик әле безнең тарих, бигрәк тә Себер ханлыгы шәһәрләре тарихы, телебез  бик аз өйрәнелгән, алга таба, бу җитешсезлекне бетерү өчен, дәүләт һәм җәмәгать оешмаларының зур ярдәме таләп ителә, дигән фикерен тәкрарлады.

Җирле галим, культурология докторы, профессор, музей технологияләре белгече Валентина Семенова исә, Чимги-Тура шәһәре тарихына кагылышлы ядкярләр сакланмаган, кулъязма мирас күренми, Россия тарихчылары хезмәтләрендә бу хакта берни дә юк дияргә мөмкин, рәвешендә нотык тотты.

Бөтендөнья Татар конгрессының Төмән өлкәсе буенча вәкиле Р.Насыйров, өлкәдә дистәдән артык себер татар милли оешмалары эшләвен билгеләп, “аларның һәрберсе дилбегәне үз ягына тарта, мондый хәл уртак эшкә зур зыян сала”, дип, бердәмлеккә чакырды.

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов үз чиратында, борынгы Орхон-Енисей язмаларыннан башлап, төрле тарихи чорлардан, аерым алганда Болгар, Алтын Урда заманнарыннан калган әдәби әсәрләрне, кулъязмаларны мисал итеп китереп, слайдлар күрсәтеп, зур татар дөньясының аерым кисәкләре кайчандыр аралашмый торса да бербөтен булып калуын дәлилләп күрсәтте, озын сүзнең кыскасы, галим, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән мәкальне онытмаска чакырды.

Әлбәттә, бу искәртү балаларыбыз, оныкларыбыз, әдәби телне алга сөреп, җирле сөйләшләрдән баш тартуга чакыруны аңлатмый. Билгеле, мәктәпләрдә, татар теле дәресләре вакытында укучыларга җирле үзенчәлекләр, аерым алганда, Себердә себер татар теле үзенчәлекләре аңлатылырга тиеш.

Рәшит Минһаҗ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*