tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татарлары фольклорын беренче булып немец галиме өйрәнгән
Себер татарлары фольклорын беренче булып немец галиме өйрәнгән

Себер татарлары фольклорын беренче булып немец галиме өйрәнгән

Себер татарлары фольклорын беренчеләрдән булып немец галиме, академик Вильгельм Радлов өйрәнгән.

«Вильгельм Радлов 1867-1868 елларда Себернең бик күп авылларында Иртеш, Тубыл, Ык елгалары ярларында яшәүче төрле этник төрләргә караган татарларның фольклорын туплый. Аның 1872 елда Санкт-Петербургта дөнья күргән „Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре“ дигән хезмәтенең дүртенче томы нәкъ менә Себер татарлары фольклорына багышланган», — диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова.

Җыентыкта Себер татарларының кырыклап дастаны, әкиятләре һәм башкалар урын алган.

«Бу хезмәттә Себер татарларының кырыклап дастаны, күпсанлы әкият, риваять, легендалары урын алган. Ул халык иҗатын җыюның никадәр тырышлык, сабырлык таләп иткән хезмәт булуын күрсәтә. Соңыннан бу эшчәнлекне Себернең үз кешеләре дәвам итә», — диде Илсөяр Закирова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Фридрих Вильгельм Радлов (үзгәртелгән исеме — Василий Васильевич Радлов) — көнчыгыш белгече, төрки халыкларны өйрәнүче, этнограф, академик, 150гә якын фәнни хезмәт авторы.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*