Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда татар сәнгать әһелләре катнашында музыкаль-әдәби кичәләр уза
Башкортстанда татар сәнгать әһелләре катнашында музыкаль-әдәби кичәләр уза

Башкортстанда татар сәнгать әһелләре катнашында музыкаль-әдәби кичәләр уза

Татарстаннан бер төркем язучылар һәм артистлар Россия төбәкләрендә милләттәшләребез белән матур очрашулар уздыра. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс  Тукаев җитәкчелегендәге делегация Туймазы шәһәренә килде.

Биредә кунакларны Татар мәдәни үзәгендә милләттәшләребез каршы ала. Бергәләп алар Үзәк каршындагы бөек шагыйребез Г. Тукайга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.  Шулай ук Төмәнәк авылындагы  “Бабай утары” белән дә таныштылар.

Татарстаннан килгән делегация Бәләбәй, Бакалы, Бүздәк, Ярмәкәй, Шаран, Туймазы районннарыннан, Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләреннән җыелган татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Милләттәшләребез каршында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс  Тукаев чыгыш ясады. Ул залдагыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм  татар конгрессы башкарган эшләр хакында сөйләде.

Чарада катнашучы язучылар үз иҗатлары белән таныштырды, телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау мәсьәләләрен күтәрделәр. Очрашу Казан шәһәре филармониясе артистлары башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Милләткә хезмәт итүдә аеруча актив катнашкан милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*