tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татарлары туган тел дәресләрен спектакль форматында укый башлаган
Себер татарлары туган тел дәресләрен спектакль форматында укый башлаган

Себер татарлары туган тел дәресләрен спектакль форматында укый башлаган

Томск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә татар теле дәресләре спектакль форматында укытыла башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә үзәкнең методисты Елена Сафиуллина хәбәр итте.

“Россиядә театр елы игълан ителгәнгә күрә, без татар теле буенча укыту программасын үзгәрттек. Барлык дәресләр спектакль форматында үтә. Татар теле курсларына 16 яшьтән алып 72 яшькә кадәр кеше йөри”, – дип сөйләде ул.

Татар теле дәресләре дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә икешәр сәгать уздырыла. Дәрес барлыгы өч блокка бүленә: бию, вокал һәм татар теле. Бу – системага салынган дәрес. “Шуның нигезендә без балалар белән татарча спектакльләр дә куярга өлгердек. Балалар шул форматны бик яратып үзләштерә”, – ди Елена Сафиуллина.

Барлыгы 30 кешедән торган ике төркем оештырылган. “Курсларга йөргән балаларның ата-аналары үзләре өчен ял көне татар теле дәресләрен оештыруны сорады. Чөнки балалар татар телен өйрәнеп, кайтып, сөйләшә башлагач, әти-әниләре аларны аңламаган. Шуңа күрә якшәмбе көнне ата-аналарга татар телен өстәмә укытам”, – диде ул.

Елена Сафиуллина сүзләренчә, Себер татарларының өлкән буыны татар теленә сусаган. “Алар дәрес беткәннән соң китәргә ашыкмый, тагын бераз татарча сөйләшик инде, дип үтенә. Аларның татар теленә чынлап торып үзаңнары уяна, үсә. Әлбәттә, бу күренеш мине рухландыра гына”, – диде ул.

“Татар теле дәресләрендә зур игътибар сөйләм теленә бирелә, шулай ук җөмлә төзелешен рус теле белән чагыштырып өйрәтәм. Ягъни грамматиканы да кертеп җибәрәм”, – дип сөйләде методист.

Зилә Мөбәрәкшина

https://tatar-inform.tata

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*