tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәхнәдә – «Казан» ансамбле!
Сәхнәдә – «Казан» ансамбле!

Сәхнәдә – «Казан» ансамбле!

Бүген сүзем үзләренең иҗат бәйрәмнәрен билгеләп үтүче «Казан» бию ансамбле турында. Моннан ике дистә ел элек, 1997 елда Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның фатыйхасы белән оеша ул. Бүгенге көндә инде «Казан» бию ансамбле – аягында нык басып торучы, бай иҗат репертуары, танылган биючеләре, үз тамашачысы, үз мәктәбе булган коллектив.  Ансамбль бер урында гына таптанмый, гел яңалык эзли. Иманым камил, халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген чагылдырып иҗат итүче, башкалабыз исемен йөртүче бу ансамбль «Казан» сүзен дөнья илләренең бик күп сәхнәләрендә яңгыратыр әле.

«Казан»ның нигез ташларын салуда аның сәнгать җитәкчесе Чулпан ЗАКИРОВА башлап йөри. Ундүрт яшеннән профессиональ сәхнәдә биегән кыз, юридик белем алса да, яраткан шөгыленнән аерылмый. ГИТИСта укып белемен ныгыткан Чулпан Ринат кызы Закирова бүген инде Татарстанның халык артисты.

 

Чулпан Ринатовна, «Казан» бию ансамбленең 20 еллык иҗат дәверенә, олы хезмәткә нинди бәя бирер идең?

– Ике дистә ел безнең өчен бик зур вакыт, чөнки бер биюченең сәхнәдәге иҗади тормышы 20 ел гына. Шушы чорда биюче осталыгын, бөтен талантын күрсәтеп, артист буларак ачылып, зур-зур партияләрдә биеп тамашачы мәхәббәтен яуларга, халыкның үз биючесенә әйләнергә һәм мактаулы исемгә дә лаек булырга тиештер дип уйлыйм. Безнең «Казан» бию ансамблендә андый хөрмәткә лаек булган биючеләребез шактый.

Аз гына артка борылып карасак, егерме елда узган юлыбызны санасак, гастрольләребезне исәпләсәк, репертуарыбызны барласак, шактый бай багаж туплаганбыз икән. Күп илләр, күп шәһәрләр сәхнәләрендә биегәнбез, репертуарыбызда 60 тан артык бию куелды, милләт тарихын чагылдырган тематик ике зур спектакль – «Ефәк юлы» һәм «Казан хәзинәсе» сәхнәләштерелде. Эшләмәдек түгел, эшләдек дип әйтергә була. Әгәр дә бүгенге көндә шалтыратып тамашаларыбызга билет сорыйлар, безнең хәлләребезне сорашалар, биюләребез белән кызыксыналар икән, бу, димәк, ансамблебез халык күңелендә ниндидер урын алып тора дигән сүз.

Димәк, сезнең биюләр халыкка кирәк. Бу шуны күрсәтә торган фал бит инде.

– Без шуңа өметләнәбез. Урамда олы гына апа, әби яки бер яшь тамашачы килеп: «Әй, кызлар, егетләр! Йөзегездән таныйбыз, телевизордан карап торабыз, биюләрегезне шундый яратабыз», – дип әйтә икән, халыктан шундый сүз ишетелә икән, димәк, без халыкка бию сәнгатен җиткерә алганбыз, тамашачыны шул рухта тәрбияли алганбыз. Әле ансамбль буларак оешып кына килгән чагыбызны бик яхшы хәтерлим. Биюләрдән генә торган концерт куясы килә. Ә биючеләр җитми, репертуар әле тупланмаган, костюмнар юк… Бүген инде, Ходайга шөкер, репертуарыбыз биюләргә бай.

Ансамбльдә ничә биючегез бар?

– Коллективыбызда 50дән артык биючебез бар. Шуңа күрә бүгенге көндә без тулысынча биюдән торган гына концерт бирә алабыз. Әле без 10 ел элек тамашачаны шуңа өйрәткәндә, концертларыбызда: «Карале, гел биюдән генә торган тамаша да карап була икән», – дигән сүзләр дә ишетелде. Ә бүгенге көндә рәхәтләнеп бер сәгать, сәгатьтән дә арткан спектакльне бер сулыш белән карап утыралар. Әлбәттә, бу безнең өчен зур уңыш та, казаныш та.

Ансамбль оешканның беренче көненнән башлап биегән, инде пенсиягә җыенучы биючеләрегез бармы?

– Быел без беренче көннән башлаган 7 биючебезне 7 лаеклы ялга  озатабыз.

Алар бөтенләйгә китәме, әллә сезнең белән калалармы?

– Төрлесе бар: кемдер китә, кемдер бүтән эшкә күчә. Кемдер безнең янда кала. Безнең күңел киң, бөтенесен сыйдырыр идек, ләкин моңа мөмкинчелегебез җитеп бетми. Кемдер һаман да бии ала икән, без шат кына. Безнең ансамбльне алардан да әйбәтрәк тоючылар юктыр.

«Казан хәзинәсе»н дә, «Ефәк юлы»н да берничә тапкыр карадым. Сезнең спектакльләр, гомумән, тамашачыны үзенә бөтереп алып кереп китә, сәхнәдә син шулар белән бергә яшисең сыман тоела. Әлеге тамашаларны кую өчен тарихны өйрәнергә кирәк. Сиңа сценарий язарга, хореографиясен куярга, тулаем спектакль тудырырга кемнәр ярдәмгә килә?

– Әлбәттә, бу бик зур процесс. Мин берүзем генә түгел. Безнең зур режиссер группасы эшли. Элек без 1-2 балетмейстер белән киңәшләшеп биюләр тудырсак, бүгенге көндә Мәскәү режиссерларына мөрәҗәгать итәбез. Беренче көннән үк үзебезнең штатта искиткеч талантлы балетмейстерларыбыз бар. Илдар Хәмидуллин, мәсәлән, ансамбльгә степ юнәлешен алып килгән шәхес. Ул ир-атлар биючеләргә трюклар техникасын өйрәткән кеше: бу безнең өчен бик мөһим һәм аны без үзебезнең байлыгыбыз дип саныйбыз. Икенче балетмейстерыбыз – Фәнис Исмәгыйлов. Гомер буе ул опера һәм балет театрында эшләгән, татар биюләрен биегән кеше – Гай Таһировның укучысы. Шуңардан өйрәнеп калган, сеңдергән алымнарны ул сакларга, баетырга һәм безнең биючеләребезгә дә җиткерергә тырыша.

Бүгенге көндә безнең үзебездә биеп, пенсиягә якынлашкан парыбыз Татьяна һәм Ринат Мифтаховлар бар. Аларның осталыгы, таланты  белән дә шактый биюләр туды коллективта. Үзебездә үскән биючеләрдән дә  матур биюләр куйдырабыз. Әгәр дә кешедә омтылыш бар икән, мин беркайчан да кешенең иҗади омтылышын югалтырга тырышмадым. Әгәр дә биюче килеп миңа ниндидер яңа уй белән мөрәҗәгать итә икән, «фәлән биюне куеп карыйк, моны болай итеп карыйк» дигән фикерне мин гел хупларга тырыштым. Чөнки сәнгать кешесенең күңеле бик нечкә. Омтылышын аңласаң, ул үзе сиңа күңелен ярып салып бирәчәк. Ә безнең коллективта күңелее салып эшләгән кешеләр байтак. Шуның белән дә, бәлки, безнең «Казан» бию ансамбленең уңышы билгеләнәдер. Бөтенебез бергә, коллектив белән команда булып яшибез, иҗат итәбез.

Мин сезнең һәр концертыгызны караганнан соң: «Татарстанны, Казанны, аның матурлыгын, таирхын, рухын күрсәтәсең килсә, бию ансамблен дөнья сәхнәсенә чыгар», – дип уйлыйм. Һәр концертыгыздан горурлык хисләре белән кайтам. Мин генә түгел, башка тамашачылар да шул уй белән килешәдер кебек. Чит ил сәхнәләрендә зурлап концерт бирергә теләк бармы?

Мин мактанырга яратмыйм. Миңа әни: «Үз-үзегезне мактамагыз, кеше сезне мактасын, тамашачы мактасын», – дип гел әйтеп килә.

«Казан хәзинәсе» программасын чыгарганда, хастаханәдә дәваланып йөрергә туры килде. Давалаган табибем белән аралашкач ул: «Бөтенләй беркая йөрмим, сәнгатьне белмим, күрмим һәм бик күрәсем дә килми», –  диде. Шул табибны мин концертка дәштем. Беренче тапкыр безнең концертны каравы. Икенче көнне: «Ничегрәк соң, ошадымы концерт?  Әллә ташлап кайтып киттегезме?» – дип, әкрен генә сорадым. «Такая гордость взяла за свой народ!» – дигән җавап ишеттем. Бер җөмлә белән генә бөтен концертыбызга нәтиҗә ясады ул. Менә шуннан үзегез уйлап карагыз инде, әгәр дә бөтенләй сәнгать белән кызыксынмаган кешедә горурлык хисләр тудырабыз икән, димәк, без юкка хезмәт итмибез.

Әлбәттә инде, бөтен теләгебез, хыялыбыз татар халкының сәнгатен дөнья сәхнәсендә күрсәтү. Дөрес, мөмкинлек булганда чыгабыз, әмма андый зур театрны алып чыгар өчен үз өлкәсендә профессионал импрессарио булырга тиеш.

«Казан» бию ансамбле репертуарында татар халык биюләре генә түгел, анда төрле дөнья халыклары биюләре дә урын алган. Аларның тарихын да, куелышын да өйрәнергә, белергә кирәк.

– Бүгенге көндә интернет челтәре, һичшиксез, зур ярдәм. Элек,  совет чорында, китаплар табып уку, күбесенчә фестивальләрдә күрешү, танышу бик булыша иде. «Үз биюләрен, үз сәнгатен үз халкыннан да әйбәт башкаручы юк», – дип әйтәләр бит. Шуңа күрә фестивальләрдә җыелабыз икән, без кайсы илгә барсак та, алардан бию алып кайтабыз. Бөтен кызыгы шунда. Аның атмосферасын сеңдерергә, экзотикасын сизәргә кирәк.

Сезнең үз балалар бию мәктәбе бар. Хәзер шул үзегезнең мәктәптән узган биючеләр бүгенге көндә «Казан» бию ансамблендә бииләрме?

– Әлбәттә, бии. Беренче биючеләребез 7-8 ел элек сәхнәгә килделәр – барысы да үзебезнең мәктәптән. Мәктәпкә – 16 ел. 60 баладан башлаган идек. Безнең бүгенге көндә 370 балабыз бар, 3 җирдә шөгыльләнәбез. Сөбханаллаһ, тулысынча үсеп киләләр. Мәктәпкә йөрүче малайларыбыз да күбәйде. Уңышлары да шактый. Балаларны яратып эшләүче ун укытучым бар бүген. Бөтенесе совет чорында үскән, биюгә күңел биреп эшләгән кешеләр.

Биюче егетләргә сокланам. Кызлар болай да биергә тиештер дип саныйм мин үзем. Биюче егетләр табу авыррактыр сымак тоела. Дөрес уйлыйм микән?

– Биючеләр, бәлки, бардыр, ә чын биючеләр, чыннан да, бик аз. Дөрес әйтәсең, кызларны сайлап алырга мөмкинлек күбрәк. Әмма безнең ансамбльдә кызлар җитмәгән чаклар да булды. Бервакыт кызларыбыз кинәт кенә бәби артыннан таралыштылар да, 6-7 егет парсыз калды. Ул вакытны хәзер көлеп искә алабыз.

Биючеләр эзләү – ул бертуктаусыз процесс. Училищелар белән гел элемтәдә торабыз. Уку елы тәмамланыр чак җитсә, биючеләр эзләп, Ульяновск, Самара, Уфа, Чаллы, Ижевск, Йошкар-Ола шәһәрләрен әйләнеп чыгабыз. Мин болай әйтер идем, биючеләр – ул «штучный товар».

Ләкин, миңа калса, биюченең хезмәтенә тиешенчә бәя бирелми кебек…

– Нәкъ шуны әйтәм бит инде. Күбесе үз рәхәтенә генә биеп йөри дип уйлый. Без спортсменнар кебек бит. Юкка гына биючеләрне, әйткәнемчә, 20 елдан лаеклы ялга җибәрмиләр. Хөкүмәт тарафыннан безне шахтерлар белән тиңлиләр. Уйлап карагыз, шахтерларның да стажы 20 ел һәм биючеләрнең дә. Ул бит инде күп нәрсә турында сөйли.

Артистлар арасында исемле, дәүләт бүләгенә лаек булучылар  бармы?

– Әлбәттә, бар. Һәм шактый! Ул яктан безне үпкәләтмиләр. Беләсезме, биюче коллективта биючеләрнең килә-китә торулары  көндәлек хәл. Гомумән, бию коллективында мораль ягыннан да, физик яктан да урнашып калырга бик авыр. Ә безнең программа җиңелләрдән түгел. Күбесе физик яктан чыдамый. Бер-ике ел эшлиләр дә, китәләр.

Әгәр дә биюче 15 ел эшләгән икән, аңарга исем бирәләр. Бүгенге көндә унике биючебез «Татарстанның атказанган биючесе» исемен йөртә. Бу «Казан» бию ансамблен бик зур бәяләү дип санала. Безнең артист халкының күңеле шуның белән күтәрелә.

Артист халкы һәрвакыт иҗатта бит ул. Сәнгать яшәсен өчен бертуктаусыз омтылыш кирәк. Сәнгать кешесе исә бик тиз кабынып китә торган учак кебек – аңа гел хәрәкәт кирәк.

Сезгә һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

Гөлназ ШӘЙХИ
“Халкым минем” газетасы
2017 ел, декабрь

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*