tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  #сәламәтиртә марафонының финалистлары Казанда очрашачак
 #сәламәтиртә марафонының финалистлары Казанда очрашачак

 #сәламәтиртә марафонының финалистлары Казанда очрашачак

12 нче август көнне иртәнге 6 да Казанның Горький паркында #сәламәтиртә марафонында катнашучылар очрашачак! Очрашуга бу юлы республикабызның төрле районнарыннан 28 финалист чакырылган. Әлеге матур #сәламәтиртә очрашуына татар эстрадасы йолдызларын һәм татарның күренекле шәхесләрен дә чакыралар!

– Проектның максаты – татар кешеләрен сәламәт, ныклы рухлы итү! Күренекле татарлар арасында да иртәләрен иртүк тора, саф һавада йөгерә торган ныклы рухлы һәм сәламәтлеген кайгыртучы кешеләр барлыгын беләм. Аларны проектның финалына чыккан кешеләр белән таныштырасым килә, – ди “Сәламәт иртә”не оештыручы Раил Гатауллин.

Катнашу өчен #сәламәтиртә хэштегы белән 12 нче августка кадәр ВКонтакте яисә Инстаграмда үзеңнең йөгергәнне төшергән селфи-фото урнаштырырга кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*