tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәләт» 12 сәгатьлек туры эфир уздырачак
«Сәләт» 12 сәгатьлек туры эфир уздырачак

«Сәләт» 12 сәгатьлек туры эфир уздырачак

Бүген, 19 апрельдә, 9:00дән 21:00гә кадәр «Сәләт җыены онлайн» форумы узачак, анда ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, җырчы Айгөл Галиева һәм яшьләр хәрәкәтенең активистлары катнашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

«12 сәгатьлек (9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр) туры эфирны 19 апрельдә «Сәләт» яшьләр хәрәкәте уздырачак. Туры эфирны Сәләтнең Instagram, YouTube һәм Вконтакттагы рәсми аккаунтларында карарга мөмкин булачак», — диелә хәбәрдә.

Эфирга ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та кушылачак.

«Сәләт» һәрвакыт заман белән бергә атлый, һәм менә бүген без беренче тапкыр онлайн-форум уздырабыз — яңа формат, яңа тәҗрибә, әмма традицион җылы атмосфера», — дип билгеләп үтте министр.

Эфирда Татарстанның берничә артисты чыгыш ясаячак, алар арасында дөньяның топ-5 битбоксеры исемлегенә кергән Айгөл Галиева, «Сәләт» җырчысы һәм активисты Илназ Сафиуллин, Arts Biler Forum форумының музыкаль юнәлеше җитәкчесе, The Cheklaweek музыка проекты авторы, Yummy music бәйсез музыкаль лейблы артисты Зарина Вильданова бар. Шулай ук тамашачыларны MalsiMusic һәм Ислам Вәлиевтан заманча татар музыкасы Dj-set көтә.

Караучыларның АКШ, Канада, Австралия һәм Төркия ватандашлары белән аралашырга мөмкинлекләре булачак.

«Сәләт җыены онлайн» форумын традицион «шәмнәр» йоласы белән тәмамлаячаклар.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*