tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «СӘЛӘТ»: быелгы нәтиҗәләр, объектлар, яңа мәктәп
«СӘЛӘТ»: быелгы нәтиҗәләр, объектлар, яңа мәктәп

«СӘЛӘТ»: быелгы нәтиҗәләр, объектлар, яңа мәктәп

Быел “Сәләт”нең 12 җәйге профильле сменасы, шулай ук IX Халыкара “Сәләт” яшьләр уку-укыту форумының 6 сменасы узды. Бүген матбугат конференциясендә шул хакта сөйләделәр һәм җәйге кампаниягә нәтиҗәләр ясадылар.

– Башка еллар белән чагыштырганда, быел без бу җәйне беренче июньнән башладык. Катнашучылар Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан гына килеп катнаша алды, башка төбәк катнашучылары белән онлайн форматта “очраштык”. Биләрдә уза торган форумда яңа мәйданчык булдырылды. Без аларга “Сәләт-live” кушымтасы ярдәмендә көндәлек тормышны күрсәтеп бардык.

Самара, Чуашстан һәм Башкорстанда аланнар уздырылмады. Чатырлы аланнардан – форум гына уздырылды. Вәзгыятькә бәйле куркынычсызлык таләпләре тагын да артты. Бәхеткә, аланнарда куркыныч хәлләр булмады, – дип сөйләде “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

“Сәләт”тә ел саен 18 мең бала катнашса, быел 19 меңгә җиткән. Әйтик, аларның 7 меңе – офлайн, 12 меңе – онлайн күзәткән.

Әлеге җәй “Сәләт”не яңа хисләргә баетты. Минем әйдаманнарга рәхмәт әйтәсем килә. Алар ахыргача безнең белән булдылар, “Алан булмый, мин катнашмыйм”, – дип китмәделәр, ә киресенчә, активлык күрсәттеләр, – диде “Сәләт”нең җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов.

Инфраструктурага килгәндә, быел “Сәләт” яңа объектларга баеган. Мәсәлән, күптән түгел “Сәләт”нең купьеллык базасы – Лаеш районында урнашкан “Йолдызлы”да капиталь төзекләндерү эшенең беренче этабы төгәлләнгән, шулай ук Кама Тамагы районында ачылган “Аргамак” базасы да “Сәләт”кә бирелгән.

– Йолдызлы” базасы моңа кадәр балаларны җәйге сезонда гына кабул итсә, хәзер инде ел дәвамында эшлиячәк. Ул 240 баланы кабул итә ала, анда бөтен заманча мөмкинлекләр булдырылган. “Аргамак” базасы яшьләр, балалар иҗат үзәге 90 баланы кабул итә, диде “Сәләт” проектларының техник блогы координаторы Илнур Кашапов.

Быел Казанның 51нче мәктәбе базасында “Сәләт” мәктәбенең беренче сыйныфы ачылган һәм үз укучыларын кабул иткән.

Әлеге мәктәп быел 11 баланы кабул иткән. Программага килгәндә, анда дәресләр, мастер-класслар гына түгел, кызыклы чаралар да каралган. Ә укытуга килгәндә, дәресләр өч телдә алып барыла,- диде “Сәләт”нең мәгариф үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*