tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәләт» форумында Роза Хәйруллина: дөньяны кызыксындырыр өчен, сез үз-үзегезгә кызыклы булырга тиеш»
«Сәләт» форумында Роза Хәйруллина: дөньяны кызыксындырыр өчен, сез үз-үзегезгә кызыклы булырга тиеш»

«Сәләт» форумында Роза Хәйруллина: дөньяны кызыксындырыр өчен, сез үз-үзегезгә кызыклы булырга тиеш»

Биләрдә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – Иҗат Биләр Форум (Творчество /Arts) узды.

Шушы көннәрдә иҗади сменада «Зөләйха күзләрен ача», «Орда», «Сердце Пармы» кебек проектлардагы рольләре белән танылган, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, театр һәм кино актрисасы Роза Хәйруллина булды.

Катнашучылар белән очрашу вакытында ул балаларның сорауларына җавап бирде, аларга тормышчан киңәшләр бирде һәм бию остаханәсе үткәрде.

«Тик-токта яшәгез. Онытмагыз: әгәр сез тамашачыга 13 секунд кына кызыклы булсагыз, ул сезне бик тиз онытачак. Барыгызның да бу тормышта ким дигәндә 20 секунд аның игътибарын тотуыгызны телим», – дип уртаклашты Роза Хәйруллина.

Балалар өчен актриса иҗат темасына багышланган лекция үткәрде, анда кино, музыка һәм бию мисалларында сәнгатьнең вакыт белән ничек үзгәрүе турында сөйләде һәм балаларга үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте. Ул катнашучыларга үзләрендәге сабый баланы сакларга, яшүсмер булырга, «апа» һәм «абый»га әверелмәскә киңәш итте.

«Иң мөһиме – үзегез булып калыгыз, хис итегез, иҗат итегез. Кемдер булырга тырышкан кешеләрне кабатламагыз. Иҗатның төрле юнәлешләрен өйрәнегез һәм киләчәкне үзегез булдырыгыз», – дип уртаклашты ул. – Дөньяны кызыксындырыр өчен, сез, беренче чиратта, үз-үзегезгә кызыклы булырга тиеш».

Актриса шулай ук махсус «Остаз» уку-укыту проекты кысаларында укытучылар һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен спикер ролендә чыгыш ясады.  Остаханәләр һәм лекцияләр кысаларында Роза Хәйруллина балалар белән үзара бәйләнеш темалары буенча укытучылар белән эшләде, педагогика һәм актерлык осталыгы өлкәсендәге күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Коллектив җитәкчеләренә ул балалар мохитенә чумарга, аларның әдәбиятын укырга, укучылар белән аларның дулкынында, алар кебек яшүсмер булырга киңәш итте.

«Сез алар өчен якын дуслар, аларны үз дәрәҗәләрендә, вайбында, кәефләрендә төгәл аңлаучылар булырга тиеш», – дип билгеләп үтте Роза Хәйруллина.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*