tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Мәскәү Сабан туенда рекордлы санда кунаклар катнашкан
Быел Мәскәү Сабан туенда рекордлы санда кунаклар катнашкан

Быел Мәскәү Сабан туенда рекордлы санда кунаклар катнашкан

1 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында 35нче тапкыр Мәскәү гомумшәһәр бәйрәме – Сабан туе узды. Ул быел катнашкан кунаклар, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре саны буенча рекорд куйды.

«250 меңнән артык кунакны җыйган Мәскәү Сабан туе быел рекорд куйды дип ышанып әйтергә мөмкин. 130дан артык гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиле, 200гә якын волонтер, әйдәп баручы федераль каналларның трансляцияләре һәм репортажлары ярдәмендә бәйрәмнең аудиториясе миллионнан артып китте», дип хәбәр итте Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте.

Бәйрәмнең оештыру комитеты рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы Советы рәисе урынбасары, Төбәк иҗтимагый оешмасы – Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, бәйрәмнең рәсми өлешен ачып, Россия мөселманнары лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен тапшырды һәм «Мәскәү Сабан туе – татар һәм башкортларның гына түгел, ә Россиядә яшәүче барлык халыкларның да бәйрәме», дип белдерде. Ул шулай ук быелгы юбилей Сабан туеның армия генералы, алты сугышта катнашкан Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелүен билгеләп үтте.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*