tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Башкортстанда “Печән өсте” йоласы

ВИДЕО: Башкортстанда “Печән өсте” йоласы

Июль аенда авыл халкы печән әзерләү белән мәшгуль. Дөрес, печән чабу, җыю, киптереп алып кайту элеккедән үзгә хәзер. Элек бөтен гаилә, туган-тумача печән җиренә барып, малларга еллык ризык әзерләсә, хәзер печәнне трактор белән чабып, рулон итеп төреп кенә кайтарып куялар. Күп кенә авыл балалары чалгы, сандал, агач тырма, кибән, чүмәлә кебек сүзләрне белми дә әле.⠀

Башкортстанның Бишбүләк районында оештырылган “Печән өсте” бәйрәмендә ата-бабаларыбызның онытылып барган көнкүрешен торгыздылар.

Күпләребезнең башыннан үткән,җилкәсенә төшкән эш ул – печән әзерләү. Июльдә бөтен халык урманга агыла иде – кем атта, кем арбалы мотоциклда, кем йөк машинасында. Авылда карт-коры һәм кул арасына керергә әлегә иртәрәк булган бала-чага гына торып кала. Хәйер, ул чаклар сагынып сөйләргә генә калып бара.
Кыңгыр-Мәнәвез авылының сабантуй яланында узучы бәйрәм урындагы җитәкчелекнең чыгышларыннан башланып китте. Шулай ук чараның кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстанның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм иганәчеләр вакыйганы күрергә килүчеләр алдында сүз тотып, оештыру эшләрен башкаручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бишбүләктә туып-үсеп, бүгенге көндә җир шарының төрле тарафларына сибелеп яшәүчеләр дә бәйрәмгә теләп кайткан. Чарага килүчеләр игътибарына төрле уеннар, сый-нигъмәтләрдән һәм борынгыдан калган эш, уен коралларыннан күргәзмәләр оештырылган иде.

Урындагы “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Мусаева чараның программасын бик эчтәлекле итеп төзегән. Вакыйганың кульминацион ноктасы – театральләштерелгән “Печән өсте” йоласы булды. Печән чабу, печән җыю, чалгы чүкү кебек эшләр авыл хәзрәтенең хәер-фатыйхасыннан соң башланды.

Бишбүләк районы һәм Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе хакимиятләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәсе һәм җирлекнең актив кешеләре ярдәме белән оештырылган “Печән” өсте бәйрәме барлык катнашучыларны болын-кырларда хуш исле печән хәзерләгән чакларына алып кайткандай булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*