tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Германиянең «Ханым» берлеге халыкара фестивалендә татар мәдәниятен, ашларын тәкъдим иткән
Германиянең «Ханым» берлеге халыкара фестивалендә татар мәдәниятен, ашларын тәкъдим иткән

Германиянең «Ханым» берлеге халыкара фестивалендә татар мәдәниятен, ашларын тәкъдим иткән

Германиянең татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге Бад Наухайм шәһәрендә халыкара мәдәниятләр фестивалендә (Internationales Fest) татар мәдәниятен, ашларын тәкъдим иткән. Алар татар композиторларының әсәрләрен яңгыраткан, татар биюләрен биегән.

«Фестивальдә кыргыз, грек, француз, филиппин, тай, Ирландия, Эфиопия, Индонезия халкы һ.б. бик күп илдән килгән вәкилләр катнашты. Һәркайсы үзенең милли ашларын, биюләрен күрсәтте. «Ханым» берлеге өчпочмак, чәкчәк, коймак, кыстыбый әзерләп килгән иде. Кунаклар канәгать калды. Аларга милли ашларыбызның әзерләү процессы кызыклы булды. Аеруча чәкчәкне ошаттылар. Моннан тыш, без Рөстәм Яхин җырын башкардык», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар хатын-кызларының «Ханым» халыкара берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова.

Фестивальнең алып баручысы, үзе дә яртылаш татар Ирма Керн тамашачыларны татар диаспорасы, «Ханым» берлеге белән таныштырган. «Барысына да кызык булды. Шулай ук, татар халкының тарихы, Германиядәге татарлар турында мәгълүмат бирелде. Кайбер татар сүзләрен алман теленә тәрҗемә итеп күрсәттек. Фестивальне оештыручылар да безнең белән кызыксынды, киләсе елда бәйгедә катнашырга чакырып калдылар, хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иттеләр», – диде ул.

Фрайбург шәһәре консерваториясендә укучы, пианист Лилия Хөснуллина классик татар җырларын уйнаган. Бельгиянең балет мәктәбе һәм Бельгия татарлары «Ханым» берлегенә теләктәшлек белдергән. «Кызлар милли киемнәрдә татарча биеп күрсәтте. «Бу чын татар кызларымы?» – дип сорадылар. Кызларның биюен халык бик ошатты, алар бик озак алкышлады», – диде «Ханым» берлеге җитәкчесе.

«Шунысы гаҗәп: фестивальдәге кешеләр татарлар турында бөтенләй белми иде. Без үз милләтебез турында сөйләдек, башка халыклар да бик кызыксынды. Чыгыш ясарга ирләребез ярдәм итте. Командабыз белән дустанә мөнәсәбәттә эшләдек. Бельгиядәге дусларыбыз белән киләчәктә дә төрле фестивальләрдә бергә хезмәттәшлек итәргә карар кылдык», – диде Гөлнур Даутова.

  • Халыкара мәдәниятләр фестивале (Internationales Fest) – төрле ил вәкилләренең бию, музыка һәм ризыкларын тәкъдим итү, танышу чарасы.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*