tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерының 2 нче агымының ябылышы булды
“Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерының 2 нче агымының ябылышы булды

“Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерының 2 нче агымының ябылышы булды

“Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерының 2 нче агымының ябылышы булды. Әлеге аланда Россиянең 20 дән артык төбәгеннән килгән 125 бала ял итте. Укучыларыбыз өчен мастер-класслар, остаханәләр, кызыклы очрашулар үтте.

Ябылу тантанасында мәртәбәле кунаклар -Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Разил Ринат улы Зиннәтуллин катнашты.

Гөлия Фәргать кызы “Укытучы һәм остаз елы” уңаеннан мөгаллимнәребезнең хезмәтен, “Бүләк” аланы эшчәнлеген югары бәяләде. Яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗановага, “Бүләк” аланы җитәкчесе Резеда Рифкать кызы Шәеховага, гимназиябезнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Лилия Глүс кызы Вәлиевага “Мактаулы остаз” мактау билгесен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*