tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәләт» Кара диңгез ярына ял итергә чакыра
«Сәләт»  Кара диңгез ярына ял итергә чакыра

«Сәләт» Кара диңгез ярына ял итергә чакыра

«Сәләт – Ак Барс» Яшьләр үзәге – Кара диңгез буенда, Кырым Республикасының Форос бистәсендә урнашкан һәм төрле аланнар, чаралар, проектлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә сәләтле балаларның, яшьләрнең иҗади-интеллектуаль яктан үсешенә юнәлтелгән база.

«Сәләт – Дәрт» сменасында уку-укыту процессыннан тыш, аланның көндәлек программасында балаларны сәламәтләндерү, аерым алганда – диңгездә коену, зур роль уйный. Катнашучылар өчен барлык кирәкле рөхсәтләре булган һәм таләпләре үтәлгән махсус пляж оештырылган. Шулай ук, алан программасы үз эченә күпсанлы мәдәни һәм спорт чараларыннан тора. Шуңа күрә смена дәвамында балалар шәхси потенциалларын үстерү мөмкинлеге ала.

Икенче «Сәләт – Җилкән»  иҗат-интеллектуаль сменасы 28 июньнән 12 июльгә кадәр (26 июнь – 15 июль юлларын исәпкә алып) узачак. Сменада катнашучылар иҗади юнәлешләр, спорт, фән, шәхси үсеш һәм шәхси брендны үстерү буенча дәресләрдә булачак.

Өченче смена “Сәләт – Иҗат” 15-29 июльдә (юлны исәпкә алып 13 июль – 1 август) узачак. Белем бирү программасы кысаларында сменада катнашучылар юмор, импровизация, вокал, заманча хореография һәм график дизайн дәресләренә йөриячәкләр. Шулай ук музыка лабораториясе оештырылачак.

Дүртенче смена «Сәләт – Аршан»  катнашучыларның шәхси үсешенә юнәлтелгән һәм 2 августтан 16 августка кадәр (31 июль – 19 август) узачак. Белем бирү программасы максатчан, лидерлык, команда, эмоциональ интеллект һәм тайм-менеджмент дәресләрен үз эченә ала.

Гариза калдыру:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfVb8DP0ES8-YyKS_4G9nwx5Rk-B7QVJbgL8ecGGuvnnVxO-g/viewform

ВК челтәре: https://vk.com/selet.akbars.foros

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*