tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туташ янә сәхнәгә чыкты
Туташ янә сәхнәгә чыкты

Туташ янә сәхнәгә чыкты

“Туташ” романы татар театры тарихында беренче актриса буларак танылган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның сәхнә биографиясендә Уфа шәһәре аерым урын алып тора. Ул – милли театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, Уфа шәһәрендә бүгенге “Нур” татар дәүләт театрының башлангычы булып торучы профессиональ татар труппасын оештыручы да.

Спектакльне сәхнәгә Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин чыгарды Театраль роман жанрындагы спектакльдә театрның тулы труппасы диярлек катнаша. Өлкән яшьтәге Волжская ролен Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева, аның яшь чагындагы рольне Чулпан Раянова башкаралар.

Премьера көнендә романның авторы белән очрашу да оештырылды. Язучы, драматург, журналист, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Мәхмүт Кашгари, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев исемендәге премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева тамашачылар белән ихлас аралашты. Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова авторга котлау сүзләре җиткерде.
Очрашу вакытында авторның китапларын сату да оештырылган иде.

Бер истәлегендә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская: “Исегездән чыгармагыз мине, онытмагыз!” – дип язып калдырган. Әйе, татар халкының гына түгел, гомумән, төрки халыклар арасында беренче актриса булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны онытырга хакыбыз юк. “Туташ” спектакленең сәхнәгә чыгуы менә шуны исбатлый да. Ә инде өч сәгать барган спектакльдән соң да тамашачының артистларны көчле алкышларга күмүе һәм кайтырга ашыкмыйча тамашадан алган тәэсирләре белән уртаклашып, гәп корулары спектакльнең уңышлы булуын тагын да ассызыклый. Бүген – “Нур” театрында “Туташ” премьерасының икенче көне.

Чыганак: kiziltan

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*