tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде. Аэропортта аны җылы каршы алдылар.

Әстерхан өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.Ике көн дәвамында бәйрәм кунакларын бай программа көтә. Күңел ачу бүген Нариман районының Каңга авылында башланып китәчәк. Анда узачак концертта Татарстанның танылган иҗади коллективлары чыгыш ясаячак.

Ә инде милли рухта бәйрәм иртәгә җәелеп китәчәк. Бу көнне Идел буе районының Җәмәле авылында Сабан туеның бөтен йолалары үтәләчәк: көрәш, ат чабышы, Россия халыкларының милли тәм-томнары, капчык киеп йөгерү, аркан тарту. Бөтенроссия сабантуе, төбәктә этнотуристик маршрутның бер урыны буларак, авылны тәкъдим итүче старт чарасы.

Милли бәйрәмебездә Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*