tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең эскиз проекты әзер
Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең эскиз проекты әзер

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең эскиз проекты әзер

Казанда Җәмигъ мәчетенең яңа концепциясе тәкъдим ителде. Гыйбадәт объекты эскизлары «Цимайло, Ляшенко һәм партнерлар» архитектура бюросы сайтында чыкты. Сурәтләргә аңлатмада, мәчет суда торачак, ул җәмәгать мәйданы ярдәмендә Идел яры белән тоташа, диелә. Бина кара кубтан гыйбарәт, уртасында намаз уку залы була.

Авторлар уйлавынча, мәчет өчен традицион булган купол формасы Кәгъбә тирәсендә гыйбадәт кылу кебек булырга тиеш. Бина периметры буенча ислам тарихы музеен оештыру планлаштырыла.

Бинаның тышы дөньяви һәм дини юнәлешләрне берләштерәчәк, дип уйланыла. Фасадның таш блокларын яктылык төшәрлек итеп салырга планлаштыралар.

Мәчетнең бердәнбер манарасында күзәтү мәйданчыгы булачак. Аны суда төзегәч, «манара» сүзенең мәгънәсе ачылачак – гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә ул «маяк» дигәнне аңлата. Ул дин тотучылар өчен рухи ориентирны символлаштыра һәм шул ук вакытта шәһәрдә ориентир булып тора.

Искәртик, Казан Җәмигъ мәчете төзелешенең актив фазасы бу җәйдә башланырга тиеш, дип хәбәр иттеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә. Билгеләп үтелгәнчә, бинаның эскиз проекты әзер һәм хәзер дә «корылманың техник характеристикалары һәм аны төзү өчен кирәкле күләмдә төзелеш материаллары әзерләнә».

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин «Татар-информ» матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, булачак Җәмигъ мәчете янында мөселман мәктәбе төзү планлаштырыла.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*