tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсе Сабантуй кунакларын каршы ала башлады
Әстерхан өлкәсе Сабантуй кунакларын каршы ала башлады

Әстерхан өлкәсе Сабантуй кунакларын каршы ала башлады

26-27 май көннәрендә Әстерхан өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе уза.Ике көн дәвамында бәйрәм кунакларын бай программа көтә. Күңел ачу бүген Нариман районының Каңга авылында башланып китә. Анда узачак концертта Татарстанның танылган иҗади коллективлары чыгыш ясаячак.

Ә инде милли рухта бәйрәм иртәгә җәелеп китәчәк. Бу көнне Идел буе районының Җәмәле авылында Сабан туеның бөтен йолалары үтәләчәк: көрәш, ат чабышы, Россия халыкларының милли тәм-томнары, капчык киеп йөгерү, аркан тарту. Бөтенроссия сабантуе, төбәктә этнотуристик маршрутның бер урыны буларак, авылны тәкъдим итүче старт чарасы.

Бүген иртән Татарстан Республикасы делегатлары Әстерханга килеп җиттеләр. Делегатлар арасында журналистлар, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар һәм һөнәрчеләр бар. Әстерхан үзәгендә Казаннан килгән татар җәмәгатьчелеген җыр-бию, чәк-чәк белән каршы алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*