tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде.

Бүген ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Тарихи Әстерхан каласының элеккеге Татар бистәсендә шагыйребез Габдулла Тукайга бронза һәйкәл 2013 елда куелды. Һәйкәл “Дуслык” шәһәр татар мәдәнияте җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде. Аның проектын Бакый Урманче эшләгән, ә бронзадан укучысы Владислав Авдеев гәүдәләндергән.

Чарада шулай ук Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы Павел Паутов, “Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе” рәисе урынбасары Ринат Аюпов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм милләттәшләребез катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*