tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәләтле укучыларның уңышлары шатландыра
Сәләтле укучыларның уңышлары шатландыра

Сәләтле укучыларның уңышлары шатландыра

Ульяновск өлкәсе  Губернаторы Сергей Морозов “Большая перемена” Бөтенроссия конкурсында катнашучы мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашты.

– Президент Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылучы “Мәгариф” илкүләм проекты безнең балалар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Федераль үзәк ярдәменә таянып, без яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзибез, авыл районнарында “Үсеш нокталары” ачабыз, талантлы яшьләрнең үсеше өчен шартлар тудырабыз. Шушы көннәрдә генә Ульяновск өлкәсендә икенче “Кванториум” балалар технопаркы эшли башлады. “Большая перемена” Бөтенроссия конкурсында җиңү бәхетенә ирешкән безнең мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм остазларын кайнар котлыйм һәм киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телим. Безнең өлкә вәкилләре тарафыннан тәкъдим ителгән һәрбер проект, чын мәгънәсендә, уникаль, ягъни тиңдәшсез булып санала. Егетләр һәм кызлар белән аларның башлангычларын үз регионыбызда тормышка ашыру юлларын билгеләдек,- диде Губернатор Сергей Морозов.

“Большая перемена” Бөтенроссия конкурсына күптән түгел “Артек” халыкара балалар үзәгендә нәтиҗә ясалды. Ульяновск өлкәсе вәкилләре – Мариин гимназиясе укучылары Камилә Алмакаева белән Анна Лаур, Зур Нагаткиноның Советлар Союзы Герое В.А.Любавин исемендәге урта мәктәбе укучысы Константин Сидоров һәм 20 нче санлы күппрофильле лицей укучысы Дарья Юдина анда җиңүчеләр итеп танылды.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*