tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер мәчетләре
Сембер мәчетләре

Сембер мәчетләре

Ульяновск өлкәсе мәчетләр саны буенча, Татарстан белән Башкортстаннан соң, өченче урында тора. Бүген өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте – РДУМ карамагында 120дән артык мәчет эшләп килә.

2017 елның 30 сентябрендә Ульяновскиның Роза Люксембург урамында мөселманнарның сәдака акчасына төзелгән “Ак мәчет” тантаналы рәвештә ачылды. Бәйрәмдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең 41 нче буын дәвамчысы шәех Әбдүррәззак Әссәгъди катнашты.

Аллаһы йорты өч каттан гыйбарәт һәм аны биек ике манара бизи. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку заллары, тәһарәтханә, никах уку бүлмәсе, китапханә һәм уку-укыту класслары бар.

Узган елның 28 декабрендә Ульяновскиның иң зур мәчете – “Юго-Западный” микрорайонында урнашкан “Ләйли Җамал” мәчете эксплуатациягә тапшырылды. Хәзерге вакытта мәчет территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итә, ә бина эчендәге эшләр ахырына якынлашып килә. Барча мөселманнар да зарыгып көткән “Ләйли Җамал”ны рәсми рәвештә ачу тантанасы җәй башына билгеләнгән.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*