tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер татарлары турында энциклопедиясенең икенче чыгарылышы нәшер ителде
Сембер татарлары турында энциклопедиясенең икенче чыгарылышы нәшер ителде

Сембер татарлары турында энциклопедиясенең икенче чыгарылышы нәшер ителде

Ульяновск шәһәренең 17нче милли китапханәсендә «Татары Симбирского-Ульяновского края» энциклопедиясенең икенче чыгарылышын укучыларга тәкъдим​ итү кичәсе узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе, татар​ краеведлары оешмасы, тарихчылар,​ укытучылар тырышлыгы белән әзерләнгән энциклопедия​ Татарстан хөкүмәте грантына​ нәшер ителде.​ ​Өлкә типографиясендә ул 1200 данә тираж белән басылды, дип яза “Өмет” газетасы.

Кыска гына вакыт​ эчендә​ милләттәшләребез​ ​энциклопедия аркылы​ төбәкнең татар тормышында актив катнашучы,​ чит төбәкләрдә югары​ дәрәҗәләр яулаган, дәүләт бүләкләренә​ ия булган якташлары белән таныштылар.​

Чарада өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедулов, “Өмет° газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, Сембер шәһәре татарларын тарихын өйрәнүче краевед Римма Вильданова, °Чардаклы татарлары° китабы авторы Җәмил Хәкимов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов катнаштылар һәм китапка югары бәя бирделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*