Ульяновскида бөек татар композиторы Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышлап балалар иҗат фестиваль-конкурсы тәмамланды. “Сембер йолдызчыклары” дип аталган бу бәйгедә өлкә районнарыннан килгән 200 гә якын малайлар һәм кызлар үзләренең үзешчән сәнгатьтәге осталыкларын күрсәтте.
Өлкәнең балалар өчен оештырыла торган иң мәртәбәле бәйгеләренең берсе – “Сембер йолдызчыклары” фестивале уздырыла башлаганга быел 20 ел тулды. Дөрес, моңа кадәр ул “Сембер карлыгачлары” исеме астында уза иде. Шул вакыт эчендә әлеге ярышта өлкә шәһәрләреннән һәм авыл-районнарыннан меңнән артык малай-һәм кыз зур сәхнәдә беренче тапкыр чыныгу алдылар. Алга таба барысы да сәнгать юлыннан китмәсәләр дә, байтагы үз язмышларын татар мәдәнияте белән бәйләделәр. Ә бүген аларны яңа кешеләр һәм яңа исемнәр алыштырды.

Алдагы еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә төрле яшьтәге балалар ике номинациядә көч сынаштылар. Тагын шунысы да игътибарга лаек, балаларны татар телендә аралаштыру һәм аларның сөйләм телен үстерү максатыннан быелгы ярышта җырчыларга өстенлек бирелде, ә бию номинациясе бәйгегә куелмады.

Гомумән, бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган бер генә бала да бүләксез китмәде, аларга дипломнар белән бергә бүләкләр дә тапшырылды.
Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе