tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Семейда Тукайга һәйкәл куячаклар
Семейда Тукайга һәйкәл куячаклар

Семейда Тукайга һәйкәл куячаклар

20 сентябрьдә булачак һәйкәл урынында – Иртышка су коючы Семипалатинка елгасы яр буенда – истәлекле таш кую тантанасы үтте.

Семейдагы татарлар Казахстанда үзләренең күп санлы һәм актив булулары белән аерылып торалар. Семипалатинск-Семейны татарларсыз күз алдына да китереп булмый, һәрхәлдә шәһәрнең 300 елга якын тарихы бөтенләй икенче булыр иде. Шуңа күрә Семей акимы Ермак Сәлимовның Тукайга һәйкәл кую идеясы хуплап алуы һәм аны кую өчен иң матур урын бүлеп бирүе очраклы түгел.

Өзелеп яраткан туган шәһәрендә Тукай һәйкәле кую инициативасы җирле бизнесмен, депутат, хәйрияче Рафаиль Хазиповныкы. Дәүләт структураларында әлеге мәсьәлә каралсын өчен ул йөргән.

Һәйкәлне ясату, куйдыруга акчаны семейлылар күршеләре Усть-Каменогорски татарлары кебек күмәкләшеп җыерлардыр. Билгеле булганча, быел июнь ае ахырында анда тантаналы рәвештә Җәлилнең бюсты куелды. Аны булдыруга йөзләрчә казахстанлы катнашты, кайсы 200 тенге (50 рубль) кайсы меңнәрчә АКШ доллары биреп, кирәкле сумма тупланды.

Тукай һәйкәле урынына таш кую чарасы тантаналы төстә үтте. Аңа татар оешмаларында башлап йөрүчеләр, бизнесменнар, педагоглар Татар сәнгать мәктәбе укучылары һәм Казаннан килгән кунаклар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи катнаштылар. Бәйрәмгә шәһәр хуҗалары: аким Ермак Сәлимов һәм аның урынбасары Надежда Шарова да килүне кирәк тапканнар иде.

Шунысы кызыклы, Тукай һәм казах халкының сөекле шагыйре Абай замандашлар булып да, бер-берсе турында хәбәрдар булсалар, аларга күрешергә насыйп булмаган. Семей ике даһиның очрашу урыны булачак.

 

Виктория Купцова, Семей, Казахстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*