tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәмрух» премиясен кемнәр алыр?
«Сәмрух» премиясен кемнәр алыр?

«Сәмрух» премиясен кемнәр алыр?

Быел «Сәмрух» премиясен 19 февральдә тапшырачаклар.

Яшел Үзән, Аксубай, Тукай, Саба, Азнакай, Спас, Лаеш, Питрәч, Әлки, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Буа, Сарман районнарыннан, Самара өлкәсе һәм Казан шәһәреннән катнашучылар бигрәк тә күп булган бу юлы. Оештыручылар әйтүенчә, катнашучылар саны 300дән арткан.

Премия 8 төрле номинациядә тапшырыла. Алар арасында «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел кулдашлары», «Ел өлкән әйдаманы», «Сәләт җырлый» номинациясе бар.

«Ел әйдаманы»ның җиңүчесе «Сәләт-Саба» сменасы җитәкчесе Гөлназ Гатина әйдаманнарга хас таләпләрне санап үтте. «Әйдаман татар телен камил белергә, аннан соң бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш: җаваплылык, аралаша һәм уртак тел таба белү, креативлык, ситуация­ләрдән чыга белергә, командада эшли белү сәләте дә мөһим. Шушы сәләтләрдән идеаль әйдаман килеп чыга», – ди Гөлназ.

Кайбер номинацияләрдә җиңүчеләрне аерым бәйгеләр аша да билгеләгәннәр. Мәсәлән, «Ел кулдашлары»нда педагоглык сәләтләрен күрсәтү буенча өстәмә эшләр бирелгән.

«Сәләт»не бергә үстерәбез. Елдан-ел күбрәк балалар килә. Балалар сәлкешләр булып кайта. Һәрбер бала сәләтле. Балаларга сәләтен үстерергә һәм табуга ярдәм кирәк. «Сәләт»тә 50 артык проект эшли. Аларда 25 меңнән артык балалар, әйдаманнар, остазлар катнаша. Әйдаманнарның 90 проценты – кайчандыр үзләре бала булып «Сәләт» аланнарында катнашучылар. «Сәләт» мохитендә катнашасым килә дип, яңадан әйдаманнар булып кайталар. Остазларыбыз да бар. Гомумән, «Сәләт» тормышы белән актив яшәүчеләрне «Сәмрух» премиясендә билгеләп үтәләр, – дип сөйли Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Шунысы кызык: бүген 200дән артык «Сәләт» гаиләсе бар. Алар шушында дуслашып, үзләре кебек егет-кызлар белән кавышканнар.

Рәсимә Галиева

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*