tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәнгатьләр төне” Тубылда
“Сәнгатьләр төне” Тубылда

“Сәнгатьләр төне” Тубылда

Дәүләт архитектура-тарих музей тыюлыгы, наместник сараенда  узган чара  тарихи вакыйгаларга бай булган  күренеш белән башланды. Бу чарада тамашачылар игътибарын эчтәлекле экспозицияләргә, музей фондында сакланган декоратив –гамәли сәнгатькә багышланган экспонатлар, сөяктән киселгән сыннар күргәзмәләренә, зәвык белән эшләнгән корылмаларга юнәлдерделәр. «Сәнгатьләр төне» илкүләм икенче ел үткәрелә. Быел тубыллылар төрле милләт халкының  җырларын, шигырьләрен тыңлап, биюләрен күреп, мастер классларда катнашып, мәктәп укучыларының иҗат эшләре белән танышып,  дөньякүләм  танылган, берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр тудырган композитор А.Алябьевны, рәссам-график  П.Чукоминны, П.Сумароковларны искә алдылар.

Безнең шәһәрдә “Сәнгатьләр төне”нең  үзенчәлеге-наместник сараенда ачылган себер татарларының көндәлек тормышы, мәдәнияте бүлегендә “Татар халык йолалары” күренешен күрсәтү булды. Бу программада катнашучы себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре тамашачылар белән  татар халык уеннарын уйнадылар, кунаклар әһәмиятенә “Яучылар” күренешен тәкъдим иттеләр. Алып баручы Рузалия Корманалиева  мәдәният үзәге каршында оештырылган татар теле түгәрәгенә йөрүче балалар белән “Куй(сарык)-ашык”уенын уйнап күрсәттеләр. Бу борыңгы уенның тарихын сөйләгән, кагыйдәләре белән таныштырган язучы Я.К.Зәнкиевның тормыш иптәше Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиевага рәхмәтләрен юллады ул. “Сүзге” фольклор төркеме татар халык йолаларын искә алып, “Яучылар” күренешен тамашачылар игътибарына  тәкъдим итте. Оештыручылар  бу матур йоланы сәхнәгә куюда киңәшләре белән ярдәм иткән педагогика фәннәре кандидаты К.С.Садыйковка рәхмәтләрен белдерделәр.

Бу чарада татар мәдәният үзәгенең   “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләре катнаштылар. Фольклор төркемендә уйнаган яшьләр: Илнар Көлмәматов, Тәнзилә Мортазина, Нина Сорочинскаяның чыгышлары тамашачыларны сөендерде. Танылган җырчылар Хәсән Хучашев, Динара Әпсәләмова башкаруында җырлар төрле милләт тамашачыларының күңеленә хуш килде. “Татар халык йолалары” күренешне оештыручы Алсу Симонова: ”Музейларны халкыбызның тарихын, мәдәниятен саклаучы рухи һәйкәл белән чагыштырыр идем. Быелгы “Сәнгатьләр төне”ндә  себер татар мәдәният үзәгенең  дә катнашуы бу чарага ямь өстәде, баетты. Безнең булектә булган һәркем татар халкының милли рәсемнәре белән бизәлгән киемнәрен, көнкүреш җиһазларын карап сокландылар. Читекләр тегүче Шәйдулла Хамидуллинның хезмәте белән таныштылар. Баянда, курайда уйнаучылар татар  моңнарын, көйләрен башкардылар. Сәнгать-халык күңелен, тормышын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырган төрле юнәлештәге рухи  хезмәт ул”, -дип  узган чара  турында фикерләре белән уртаклашты. ”Сәнгатьләр төне”ндә   милли ризыклар белән сыйланып, чәйләр эчеп, әңгәмә корырга, шәһәр иҗат коллективларының чыгышларын тыңларга, музей экспонатлары янәшәсендә фотосессияләрдә катнашырга да мөмкинчелекләр булды. Бу чарадан тамашачылар илһамланып   таралыштылар.

Римма Умитбаева,
Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*