tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәрдария Нигәмәтова исемендәге татар халык иҗатының XIII төбәкара конкурсы узды
Сәрдария Нигәмәтова исемендәге татар халык иҗатының XIII төбәкара конкурсы узды

Сәрдария Нигәмәтова исемендәге татар халык иҗатының XIII төбәкара конкурсы узды

18 мартта Свердловск өлкәсе Түбән Серги районы Аракай авылы милли мәдәният йортында Сәрдария Нигәмәтова исемендәге татар халык иҗатының XIII төбәкара конкурсы узды.

Бу конкурс 2013 нче елдан бирле “СӘРДАРИЯ” халык фольклор җыр һәм бию ансамбленә нигез салучы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрдария Нигәмәтова исемен йөртә.

Чарада катнашу өчен Башкортстан Республикасыннан, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән һәм Пермь краеннан 47 иҗат коллективы килгән.
Артистларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде:
– Салават Сәгетдин улы Гобәев – “Аракай авылының милли-мәдәни комплексы” муниципаль мәдәният учреждениесе директоры, “Сәрдария” татар халык фольклор җыр һәм бию ансамбленең Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективының сәнгать җитәкчесе һәм проект авторы;
– Люция Фаат кызы Резванова – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Екатеринбург шәһәре;
– Рифат Рәшид улы Йосыпов – Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге киңәшчесе;
– Зөлфия Рәшит кызы Хәмидуллина – “Йолдыз” татар һәм башкорт халык коллективы ансамбле җитәкчесе;
– Эльвира Кашап кызы Гобәева – “Аракай авылының милли-мәдәни комплексы” муниципаль мәдәният учреждениесе директоры урынбасары.

Конкурста күбрәк театр, бию, инструменталь һәм вокаль коллективлары – барлыгы 250дән артык катнашучылар булды. Шулар арасында Мәчетле районыннан 3 коллектив даими катнашты. Балалар сәнгать мәктәбеннән “Өлгер ” үрнәкле бию ансамбле (җитәкчеләре З. Гарипов һәм Л. Аллаярова), “Радуга” кызлар бию төркеме “Сабантуй” һәм “Әпипә” кебек күңелле татар биюләре (җитәкчесе Л. Аллаярова), Зөлфирә Сәлимова житәкчелегендәге “Нәүрүз” халык уен кораллары ансамбле башкарган “Хәерле иртә” композициясе белән жюри әгъзаларының югары бәясенә ия булып лаеклы бүләкләр алдылар:
– 1 дәрәҗә дипломы белән балар бию ансамбле “Радуга” бүләкләнде;
– 2 дәрәҗә дипломы белән “Нәүрүз” халык уен кораллары ансамбле алды;
– “Өлгер” үрнәкле бию ансамбле ГРАН-ПРИга лаек булды.
Жюри әгъзасы Люция Резванова яшь буынга халкыбызның кыйммәтләрен, рухи байлыгын, мәдәни мирасын үстерү, гореф-гадәтләренә кызыксындыру уятканы өчен Лилия Әмирьян кызына зур рәхмәтен белдереп мактау сүзләрен җиткерде.

Конкурста катнашучыларны һәм җитәкчеләрне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар, казанышлар һәм җиңүләр телибез!

Чыганак: Мәчетле районы татарлары автономиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*