tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районы Кызылъяр авылында “Авылым мөслимәләре” дип исемләнгән очрашу узды
Баулы районы Кызылъяр авылында “Авылым мөслимәләре” дип исемләнгән очрашу узды

Баулы районы Кызылъяр авылында “Авылым мөслимәләре” дип исемләнгән очрашу узды

Баулы районы Кызылъяр авылының “Җәмигъ” мәчетендә “Авылым мөслимәләре” дип исемләнгән очрашу булып узды.

Чараны җирле “Ак калфак” оешмасы җитәксесе Сиринә Вәлиева мәчет белән киңәшләшеп, хәзрәтләрнең хәер-фатыйхасын алып оештырды. Очрашуда мәчетләрдә быелгы уку тәмамлану уңаеннан хәзрәтләр нәтиҗә ясадылар. Шулай ук бу очрашуга авылыбыздан мобилизациягә алынган, бүгенге көндә яу кырында булган ир-егетләребезнең әниләре, тормыш иптәшләре чакырылып, хәрбиләребезгә багышлап Коръән укып, дога кылып, теләкләребез әйтелде. Аларга җирле үзидарә һәм мәчетебез тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды.

Очрашуда шөкер итү, сабырлык, ислам динендәге татулык турында вәгазьләр, пәйгамбәребез с.г.в хәдисләре, нәсыйхәтләр тыңладык. Рәсүлебезгә багышланган мөнәҗәт әйттек. Мөселман хатын-кызларының киенү үрнәкләре күрсәтелде. Соңыннан мөслимәләребез пешереп алып килгән тәмле ризыклар белән чәй эчеп, изге дога- теләкләр әйтеп очрашуыбыз тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*