tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды
Ульяновск өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды

Ульяновск өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды

19 март көнне Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсе мәчетендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды.

Анда өлкә татар автономиясе җитәкчлеге, «Өмет» газетасы хезмәткәрләре, мөселман хатын-кызлар оешмасы вәкилләре катнашты. Очрашуда сүз бүген күпләрне борчыган мәсьәләләр – татар теле саклау, газетаның тиражын күтәрү, мәчетләрдә ислам дине нигезләре белән бергә татар телен дә өйрәтү мәсьәләләре турында барды. Бистә мәчете имамы Наил хәзрәт Гыйзәтуллов үз чыгышында мәчетләргә намазлар уку белән бергә ислам дине йолаларын өйрәнү өчен дә йөрергә кирәклекне ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*