tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Сергей Безруков Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобта катнашты

ВИДЕО: Сергей Безруков Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобта катнашты

Актер Сергей Безруков «Без Тукайны укыйбыз» дигән флешмобта катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә урнаштырган видеода ул «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый.

Өзекне укыр алдыннан Безруков Россиянең күпмилләтле ил булуын, анда яшәүче һәр халыкның үз язучыларын һәм шагыйрьләрен онытмавын, хөрмәтләп искә алуын билгеләп үтте.

«Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы, чөнки Россиядә гомер итүче халыклар — зур һәм дус гаилә ул», — дип искәртте актер.

Флешмоб бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулуга (ул 26 апрельдә билгеләп үтеләчәк) багышланган. Онлайн-чараны үткәрү инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм блогерларны анда катнашырга чакырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*