tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен уку йортына керү хакында видеоконференция узды
Бөтендөнья татар конгрессында төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен уку йортына керү хакында видеоконференция узды

Бөтендөнья татар конгрессында төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен уку йортына керү хакында видеоконференция узды

Бүген, 22нче апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында югары уку йортларына керү үзенчәлекләре хакында ZOOM платформасында видеоконференция узды. Очрашуда Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалына кабул итү комиссиясе рәисе һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән автономия җитәкчеләре катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков конгресс тарафыннан тормышка ашырыла торган яшьләр проектлары, шул исәптән, югары уку йортларына керүдә ярдәм күрсәтүгә юнәтелгән программалар хакында сөйләде.

Утырыш барышында төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен уку йортына керү үзенчәлекләре хакында тәфсилле мәгълүмат җиткерелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*