tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаша
Данис Шакиров Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаша

Данис Шакиров Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаша

Бүген Пенза шәһәрендә Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулуга багышланган «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады.

Конференциянең тантаналы ачылышында Пенза өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Олег Мельниченко, төбәк парламенты спикеры Валерий Лидин, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, тел белгечләре, этнографлар, музей хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән конференциядә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде:

“Пенза өлкәсендә яшәүче татарлар безнең өчен терәк-таяныч булып торалар, чөнки нәкъ аларның тырышлыгы белән бу төбәктә ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы сакланып килә.

Бүгенге чарада чит илләр һәм илебезнең бик күп төбәк вәкилләре, галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, Пенза өлкәсенең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең катнашуы күренекле якташыбызның тормышы һәм эшчәнлеге белән кызыксынуның көчле булуын раслый”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*